На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

«Киләсе ел яңа казанышлар өчен бәрәкәтле көч бирсен, сөенечле мизгелләр бүләк итсен»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Яңа ел белән котлады.

«Кадерле татарстанлылар!

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Ул күңелдә якты хисләр һәм уңай үзгәрешләргә өметләр уята.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә гадәттә без аңа йомгак ясыйбыз.

Бөтен илебез белән бергәләп, без сынауларны лаеклы төстә уза, читтән күрсәтелгән каршылыкларны җиңә алдык.

Тырышып эшләдек, фронттагы сугышчыларга ярдәм күрсәттек, хәрбиләребезнең гаиләләре турында кайгыртып тордык, яңа социаль-икътисадый проектларны үстерүгә һәм гаять катлаулы бурычларны хәл итүгә ирештек.

2024 ел киң колачлы, чын мәгънәсендә тарихи чаралар белән истәлекле. Мультиформаттагы беренче «Киләчәк уеннары»ның, БРИКС илләре спорт уеннарының, шулай ук гаять мөһим халыкара сәяси вакыйга – Казанда XVI БРИКС Саммитының онытылмас мизгелләре күпләрнең күңелендә матур хатирәләр булып калыр.

Дөньяның күп илләреннән килгән кунакларга Татарстан төрле милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта көн күрә, анда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен һәм рухи-әхлакый хәзинәләрен саклау республикабыз үсешенең нигезен тәшкил итә торган төбәк буларак ачылды.

Россия Президентын сайлау вакытында Владимир Владимирович Путин өчен тавыш бирү нәтиҗәләре һәм республиканың Дәүләт Советына депутатлар сайлау җәмгыятьнең бердәмлеге чагылышы булды. Татарстанлыларның үз ихтыярын белдерүе йомгаклары – һичшиксез, Ватанны ныгытуга һәм республикабыз алгарышына юнәлешне хуплау күрсәткече дип, ышанып әйтә алам.

2025 елда без совет халкының 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүенә 80 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкбез. «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителгән елда барлык ветераннарга, шулай ук җиңүчеләр буыны варислары – махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.

Бүген меңләгән татарстанлы илебезне саклый һәм Россиянең киләчәге өчен каһарманнарча көрәшә. Җиңүгә ышанычыбыз нык, һәм без якташларыбыз белән горурланабыз.

Кадерле дуслар!

Киләсе ел яңа казанышларга ирешү өчен сезгә бәрәкәтле көч бирсен, бик күп сөенечле мизгелләр бүләк итсен. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, бәхетле яшәгез!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.

Яңа ел мөбарәк булсын!»

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх