На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Нәкъ хәрби операциядәге мохит булачак» – Метрәйдә «Егет без» чишмәсе ачыла

Тиздән Мөслим районы Метрәй авылында бик тә үзенчәлекле (бәлки, бөтен Россиядә беренче) урын барлыкка киләчәк.

Шагыйрь, хәрби операциядәге егетләргә 28 тапкыр гуманитар ярдәм илткән «Егет без» волонтерлар төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев авыл читендә «Егет без» дигән чишмә ачкан. Шунысы үзенчәлекле: әлеге чишмә янына килгән һәр кеше хәрби операция зонасына барып кайткан кебек булачак.

Рүзәл һәм авылдашлары чишмә янында махсус операциядәге мохит булдыра. Чишмә янәшәсендә окопы да, блиндажы да, дроннары да, хәтта хәрби техникасы да булачак. Бу арада авылда көн дә өмә. Изге эшкә авыл халкы гына түгел, тирә-як районнар, хәтта башкортстанлылар да кушылган. Бу хакта «Интертат»ка Рүзәл Минһаҗев үзе сөйләде.

«Егетләрне бергә җыю, туплау урыны булыр»

Әлеге чишмәне Рүзәл, авылдашлары белән берлектә, моннан 2 ел элек тапкан.

«Назыйкул» дигән чишмәбезнең суы кимеде дә, без авыл егетләре, абыйлар белән, чишмәнең башлангычын табып, чистартырга булдык. Табигать – гаҗәеп бит инде ул. Чишмәләрнең юлын, гадәттә, үзләренә су эчәргә урын әзерләп, пошилар буып куя. Шуңа чишмә тибә алмый башлый. «Назыйкул» чишмәсенең юлын чистарта-чистарта, урман эченнән йөрдек. Карыйбыз, бер яңа урын дымланып тора. Абыйлар: «Бу – яңа чишмә булырга тиеш, менеп карыйк әле», – диештеләр. Чыннан да, бу – өр-яңа чишмә булып чыкты. Суы салкын, таш астыннан ургылып чыга. Ташларын алып куеп, чистартып, торба куеп, кайтып киттек.

Өйгә кайтып җиткән идем, хәрби операциядәге дус егетләрем: «Беренче тапкыр ялга кайтып киләбез, Рүзәл, күрешеп алыйк әле», – дип шалтыраталар. Менә 14 көнгә кайталар алар, шул 14 көннең 4 көне юлда уза.

10 көн эчендә без гуманитар ярдәм илтүчеләр белән очрашырга да вакыт табалар. Бу хакта сөйләгәндә дә тамагыма төер тыгыла…

«Әйдәгез, егетләр, мин сезне бер җиргә алып барам. Киләчәктә үзегезгә җыелу урыны булыр», – дидем. Шушы чишмә янына менеп, баскычлар ясадык, чокырлар казыдык, аннан иртәнгә кадәр баяннар тартып, җырлап, аралашып утырдык. Ул кичне беркайчан онытасым юк.

Вакыт узды… Ул егетләрнең күбесе хәзер мәрхүм инде… Минем дә күңелем бернигә дә үсмәде, 2 ел буе без чишмәгә тотына алмадык, – ди ул.

Фото: © Рүзәл Минһаҗев архивыннан

Быел яз, егетләргә чираттагы гуманитар ярдәмне илткәннән соң, Рүзәл туган якларына «бу башлаган эшне ничек тә ахырына җиткерергә» дигән ният белән әйләнеп кайта.

Үз алдыбызга берничә максат куйдык. Беренчедән, чишмә – егетләрне бергә җыю, туплау, икенчедән, шәһит киткән хәрбиләрне искә алу урыны булыр. Өченчедән, тыныч тормышта яшәүче халыкның бирегә килеп, сугыш кырындагы егетләрнең ничек хезмәт иткәннәрен күрү мөмкинлеге булачак. Сугышны бит аны күп кеше аңлап бетерми. Окоп, блиндажның нәрсә икәнен күз алдына китерә алмаучылар да бар. Чишмә янәшәсендә җир астында окоплар, блиндажлар, ашарга әзерләү урыннары, хәтта, намаз уку бүлмәләре дә булачак. Барысын да маскировка челтәрләре белән төреп алачакбыз. Пушкалар, дроннар элеп куячакбыз. Матайлар, машиналар да куелачак. Болар – халык егетләребез яшәгән шартларны килеп күрсен, аларның хәлен аңласын өчен эшләнелә. Мин бит өмәләргә күбрәк яшьләрне җәлеп итәм. Окоплар казыганда да: «Рүзәл абый, безнең абыйлар шушындый шартларда хезмәт итәләрмени, шунда торалармыни?» – дип һушлары китте. «Сез, беренчедән, йомшак җир казыйсыз. Икенчедән, өстегездә дроннар очып тормый. Сез җиңел эшлисез әле», – дим аларга. 100 тапкыр ишеткәнче, 1 тапкыр килеп күрүең яхшырак.

Фото: © Рүзәл Минһаҗев архивыннан

Сугышка киткән егетләрнең авыллары исемнәрен язып куйдык. «Донецк», «Луганск», «Волноваха» дип, нәкъ «тегендәге» кебек күрсәткеч уклар куярга да уйлыйбыз.

Без бу урында махсус операцияне генә түгел, башка сугышларны да чагылдырырга тырышачакбыз. Бик авыр сүзләр ишетергә туры килә, әфганчылар, чечен сугышында катнашкан хәрбиләр тарафыннан. «Без – инде онытылган кешеләр», – диләр. Минем ул сүзләргә үзәгем өзелә. Егетләрнең берсен дә оныттырасым килми. Һәр сугыш безгә бик кыйммәткә төште, күпме гомерләр өзелде. Чишмә янындагы истәлек тактасына төрле сугышларда шәһит киткән хәрбиләрнең исемнәре язылачак. Безнең төп максат – киләчәк буынны дөрес итеп, патриотик рухта тәрбияләү. Алар бирегә килеп, барысын да үз күзләре белән күрә алачак. Өстәвенә, чишмәне бит әле аны төзү белән генә түгел, алга таба сакларга да кирәк. Үсеп килүче буын безгә бу эштә ярдәм итәр.

Егетләребез хөрмәтенә чишмәне «Егет без» чишмәсе дип атадык. Керү урынына «Бу чишмәне пычраткан кешене Аллаһ кичермәс, егетләр гафу итмәс» дип язып куясым килә.

Барысы да нәкъ «тегендәге» сыман булачак. Теләгән кеше, килеп, җир астында куна да алачак. Блиндажларда тактадан 30 кешелек «топчан» ясыйбыз.

Кешеләр хәрби операциядәге атмосфераны аңласын өчен эшләнелә бу.

Фото: © Рүзәл Минһаҗев архивыннан

«Ярдәм күрсәтүчеләр – балаларын югалткан, тормышта сыналган кешеләр»

Рүзәл, бүгенге көндә чишмә тирәсендә нинди эшләр башкарылды инде? Төзелеш материаллары да бик кыйммәт. Бу эштә сезгә кемнәр ярдәм итә?

Чишмә ачу идеясе белән мин үзебезнең Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинга кердем. «Әйдә, Рүзәл, булышабыз», – дип, ул мине шунда ук хуплап алды.

Аннан соң халыкка мөрәҗәгать иттек. Исемлек язып эләм дә, битараф булмаган кешеләр материаллар – торбалар, такталар, шиферлар күтәреп килеп җитәләр. Тимердән чишмәгә төшә торган баскычның нигезе, тотынгычлары ясалды. Хәзер аяк баса торган урыннарына материал җыябыз. Әкренләп блиндажларны ясап ятабыз. Ут керттек, халык генераторлар алып килде. Хәтта, Балык Бистәсеннән материаллар алып килүчеләр булды. Шунысын да әйтәсем килә: ярдәм күрсәтүчеләр – төп шул балаларын югалткан, тормышта сыналган кешеләр. Булышырга дип, Башкортстан, Актаныш, Азнакай, Тукай районы егетләре килде. Эшли башлагач бензины да, мае да кирәк. Бер дустым «Дружба» пычкысы алып бирде. Шулай итеп, әкрен генә җае чыгып тора, материаллар җыела. Бу өмәләрдә кешеләрдән җылылык бөркелә, һәрберсе янып тора. Материал алып килгән егетләр тагын нәрсәдер кирәклеген күреп: «Миндә бар бит бу», – дип, фәлән чакрым кайтып, яңадан материаллар күтәреп киләләр. Без бу чишмәне яңа материаллардан түгел, нәкъ «тегендәгечә», юклык әйберләреннән ясыйбыз. Андагы шартларны бирегә «күчереп» куясы килә.

Тимерне кызуында суксаң гына эш бара. Шуңа да, эшне җәй айларында төгәлләргә дигән ният белән янабыз. Һава торышы мөмкинлек биреп, халык белән берлектә, тиз генә ясап, кулланылышка тапшырасы килә.

Әлеге чишмә – Мөслим районындагы иң йомшак сулы чишмә, юшкыны юк. Һәр чишмәнең үз катылыгы була бит. Күрше-тирә авыллардагы чишмәләрдән иң йомшагы 170 мг/л саналган. Иң йомшагы 151 мг/л булган. Ә безнең чишмәнеке – 130 мг/л. Суы бик тәмле, көчле итеп ага.

Фото: © Рүзәл Минһаҗев архивыннан

«Кеше бары тик туган ягында гына бәхетле була ала»

Зур эшләр башкарып йөрисез. Сездә туган якларыгызга карата бик зур мәхәббәт инде. Сезнең болай «авылым» дип янып йөрүегез кечкенәдән киләме, Рүзәл?

Авылны яратам инде мин. Гомергә Метрәйдән шәһәр ясыйсым килде (көлә). Аның үзенчәлекләрен күрсәтәсем килә, авылымның үсүен телим. Иртән торып, авылны ничек танытырга икән, дип уйланып утырам. Асфальт юл кертү, ил халкына файдалы берәр оешма төзеп, эш урыннары булдырып, яшьләрне авылда калдыру турында да хыялланам. Хәзер бит заманы шундый – мәктәпләр дә кыскартуга эләгә, яшьләр читкә тарала. Аллаһка шөкер, менә авылда парк төзеп куя алдык. Анда халыкны җәлеп итү өчен ярминкәләр оештырабыз. Мәктәбебезне, балалар бакчасын төзекләндердек. Менә шушы чишмәбез дә күтәрелеп китеп, монда бөтен дөнья суга килә башласамы! Асфальт юл шул чишмәгә кадәр салыныр иде. Аның ачылышы күз алдыма килә. Авылны яшәтәсе иде. Без яшәтмәсәк, ул беркемгә дә кирәк түгел. Кеше бары тик туган ягында гына бәхетле була ала. Үзем кая гына яшәп карамадым, ләкин читтә күңел тынычлыгы таба алмадым.

Миннән еш кына: «Ничек шуның кадәр эшкә җитешәсең?» – дип сорыйлар. Туган ягымда барысы да таныш, кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, кире каккан кеше юк. Һәр әйбернең үз җае килеп тора. Мин бу эшләрнең барысын да өмә итеп оештырам. Элек авылларда гөрләп өмәләр уза иде. Хәзер кеше табигатьтән аерылды, бер-беребез белән аралашу юк. Биредә менә телефон да тотмый, кеше дә бер-берсе белән аралаша, көлешә. Халыкны берләштерә бу өмәләр. Бер уйламаган кешеләр әллә кайлардан килеп җитәләр.

Хәзер бит бөтенебез шул байлыкка табына. Аралашу да юк, телефонда чокынып утырабыз. Кыйммәтләр үзгәрде. Туганлык җепләре, дуслык бетеп бара. Кеше азды, бер-берсеннән көнләшеп яши. Әлеге хәрби операция дә юкка гына килеп чыкмагандыр. Бәлки, Аллаһы Тәгалә безгә уйлану, берләшү өчен җибәргәндер аны, сынау итеп…

Фото: © Рүзәл Минһаҗев архивыннан

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх