На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Байден һәм Трамп арасында дебат: демократлар Байденны башка кандидатка алыштырырга тели

Джо Байден һәм Дональд Трамп арасындагы теледебатларның беренче раунды узды. Байден бик начар чыгыш ясады, дип яза демократия партиясе вәкилләре үзләре дә. Ул үзенең начар чыгышы белән хәтта партиядәшләрен дә борчуга салган. Видеолардан күренгәнчә, Байден тотлыга, сүзләрен оныта.

27 июньдә Атлантада CNN үзәгендә тарихта беренче тапкыр АКШның гамәлдәге һәм элекке президентлары арасында дебат булды.

Ул 90 минут дәвам итте. Сөйләшү, шулай ук тарихта беренче тапкыр, тамашачылардан башка гына узды. Очрашу башланыр алдыннан кандидатлар кул бирешмәде, тәнәфесләр вакытында бер-берсе белән сөйләшмәгән. Байден Трампны еш кына «бу егет» дип атаган.

Сәясәтчеләр илдәге икътисадның төшүен, медицина хезмәте, законсыз миграция, Украинадагы һәм Әфганстандагы конфликтлар турында сөйләшкән.

«Assosiated Press» язганча, Байден да, Трамп та бик күп фактик хата җибәргән. Мәсәлән, Байден үзенең 15 мең эш урыны булдыруын әйтә, ә чынлыкта дөрес сан – 15 миллионнан күбрәк. Шулай ук Байден инсулин уколының бәясен дә бутап әйткән. «Инсулин уколы 400 доллар түгел, ә 15 доллар». Ә чынлыкта укол 35 доллар тора, аның бәясе 2022 елда инфляцияне киметү турындагы законда чикләнгән, һәм бу законны Байден имзалаган.

Трамп исә, Америка икътисады пандемиягә кадәр дәүләт бурычларын кайтарырга әзер, дип әйтте, шулай ук бу да дөрес сүз түгел. Бюджет дефициты Трамп вакытында ук үскән, чөнки аның 2017 елдагы салымнары киметү реформасы үз-үзен акламаган. Трампка 585 миллиард күләмдә бюджет дефициты «мирас» булып кала, ә 2020 елда пандемия башланганнан соң, ул 3 триллион доллардан артып китә.

Сәясәтчеләр законсыз миграция темасына да бәхәсләшкән. Трамп әйткәнчә, ул идарә иткән вакытта илнең тарихта иң имин чикләре була. Байден исә, аның сыену урыны тәкъдим итүне туктату карарыннан соң законсыз миграция 40 процентка кимеде, дип әйткән. Тамашачылар әйтүенчә, бу тема кандидатлар өчен уртак, ә ил өчен милли өстенлек булган.

Дебатлар башланып 1 сәгать узгач, Трамп Байденны «Россиянең Украинада сугыш башлавында, Америка президентының Путинның ихтирамына ирешә алмавында» гаепләде. Байден АКШның, Украинага ярдәм итү өчен, 50 илне берләштерә алуы белән мактанды. Трамп Украина президенты Зеленскийны «кәсепче» дип атый һәм Байденны Украинага финанс ярдәме бирүдә гаепли.

CNN уздырган сораштырулар буенча, тамашачыларның 67 проценты дебатларда Трамп җиңде дип саный. Дебатлар вакытында Байденның берничә мәртәбә уй-фикерләре чуала, фактларны бутый һәм җөмләләрен һәрвакыт аңлаешлы итеп тәмамлый алмый. Ахырда тавышы тәмам карлыгып бетә һәм сүзләрен аңлау бик авыр була. Америка журналистлары язганча, дебатлардан соң демократлар паникага бирелә һәм кандидатны алмаштыру турында уйлана башлый. Әмма Байден үзе ризалашмыйча, аны алмаштыру мөмкин түгел.

Байденны хатыны җитәкләп алып чыгып киткән.

Дебатларның икенче раунды 10 сентябрьдә була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх