Татарстанның атказанган артисты Нурзадә Чаллыда концерт куйды. «Булды, таптым…» программасын «Интертат» хәбәрчесе дә карады.
Нурзадә Чаллыда «сольный» концертын соңгы тапкыр моннан 10 ел элек куйган булган. Вакыт үзенекен итә, бу еллар эчендә җырчының тамашачысы олыгая төшкән. Ләкин килгән халык барысы да – Нурзадәне яратып, сагынып торган үз тыңлаучысы.
Әле билет хакына өстәп, чәчәк-күчтәнәчләр белән килүчеләре дә күп иде.Хәзер тамашачы бик рәхәт заманда яши. Аның концерт-театрларны сайлау мөмкинлеге хәттин ашкан. Әлеге Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына гына да атнасына 1-2 артист килә дә киләдер, кесәң генә чыдасын. Кайбер шоу-концертлардан соң, Нурзадәнең концерты, беренче карашка, гадирәк тоелырга мөмкин. Әмма, нәкъ шундыйлары сагындырган да икән. Концерт буе бөтен игътибарыбыз җырчы һәм җырда булды. Колак вә күз ял итте.

Фото: © Нурзадә архивыннан
«Аяк буыннарыма хәтле калтырады»
10 еллык тәнәфестән соң, җырчы Чаллы тамашачысы алдында имтихан тотты, дип әйтергә дә буладыр. «Аяк буыннарыма хәтле калтырады, әле яңа тынычланып киләм», – дип, артист үзе дә хис-кичерешләрен яшереп тормады.
Нурзадә – сокланып карый торган хатын-кыз. Концертның башыннан ахырына кадәр бәрхеттәй тере тавышка җырлавын әйтеп тә тормыйм инде. Берсеннән-берсе зәвыклы образлары да күзне иркәли. Нурзадәгә ачык җете төсләр аеруча килешә икән. Кызыл һәм сары сәхнә костюмнарына карап кына торырлык инде. Һәм менә шул нәфис, нәзәкатьле Нурзадәдә кайбер ирләрдә дә булмаган эчке ныклык, көчле энергия дә сизелеп тора. Шәхси аралашуыбыздан беләм, җырчының Чаллы концерты борчулы вакытына туры килде. Шуңа да карамастан, «куймыйм» да димәде, күчермәде дә. Эчең тулы ут булганда, бии-бии, 2 сәгатьтән артык концерт биреп кара әле син!
Нурзадәнең сәхнәгә аяк басканына 25 ел була икән инде. Киләсе елда җырчы Татарстан һәм башка төбәкләр буйлап юбилей концертлары белән йөрергә җыена. Репертуары бай: үзе иҗат иткән җырлар да, башка авторларныкы да җитәрлек. Күпләргә таныш «Бер җылы сүзең кирәк», «Бергә яшик, дуслар», «Ходай бирсен сабырлык», бары тик баянга гына башкарган «Сандугачым», «Алиям» җырлары яратып кабул ителде. Нурзадә җыр авторларының да берсен дә онытмады, рәхмәт яугыры. Һәр җырыннан соң хөрмәт белән искә алды, кайберләре турында хатирәләре белән бүлеште.
Ничә еллар узса да, кайсы гына җырчы репертуарына керсә дә, үзенең актуальлеген югалтмый торган җырлар була. Шуларның берсе булган «Әйтмә син авыр сүз» җырын Нурзадә дә башкарды.
Һәр җырчының иҗатында аны танытучы, визит карточкасы булырдай җырлар да була. Нурзадә дә «Алтыным син» җырын берничек тә программадан төшереп калдыра алмаган. «Бу – мине тамашачыма якынайтучы, хикмәтле җыр. Мин шуның белән бәхетлемен. Тамашачым миннән ул җырны «клибында 100 күлмәк киеп-сала торган җырың» дип сорап җырлата. Менә шул ягы белән истә калдырганнар. Алай 100 үк түгел иде түгелен, 5 күлмәк кенә алмаштырган идем», – дип көлдерде ул.
Нурзадә сүзләренчә, әлеге җырны, ачуланышканда, ир-атлар – хатыннарына, хатыннар ирләренә җырларга тиеш икән. Арадагы киртәләрне юк итә, бозны эретә торган җыр, кыскасы. Колагыгызга киртләп куегыз.
Иң авыр мизгел…
Нурзадә – бик хисле кеше. Үзенең дә: «Кырыйдан караганда, мин, бәлки, усал, кырыс булып күренәмдер. Әмма күңелем бик нечкә минем», – дип сөйләгәне бар. Һәм ул беркайчан да иң якын кешесе – әнисе турында тыныч кына сөйли/җырлый алмый. Иң якты хатирәләре сердәшчесе, иҗат юлында беренче ярдәмчесе булган әнисе белән бәйле аның. Әлеге концертында да «Әниемне сагынам» җырын башкару – аның өчен иң авыр мизгеләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Күңеле тулып, тукталып та алды. Күз яшьләре менә тамам, менә тамам дип торды. Әлеге җырны Нурзадәгә күп җырларының авторы Рөстәм Закуан әнисен югалтканнан соң махсус язып биргән булган.
«Бу җырны башкарыр алдыннан шуны әйтәсем килә: әгәр сезнең әниләрегез исән-сау икән, мин аларга озын гомер телим. Сезне шатландырып, сөендереп, озак яшәсеннәр әниләр. Алар исән вакытта без гел бала булып калабыз. Ә инде кемнең әниләре бу якты дөньяда юк, ул алар өчен дога булып барып ирешсен иде. Кызганычка, Рөстәм абый үзе дә бу җырның дөньяга чыкканын ишетә алмый китте. Аңа да дога булып ирешсен».
«Җизнисез татар юк бит ул»
Нурзадә сүзләренчә, татар концертларына йөрүче ир-атларны 2 төркемгә бүлеп була икән.
«Беренче төркеме – бөтен мәдәни чараларга йөри, аларда катнаша, җырларга-биергә ярата торган ирләр. Чөнки аларның күңелендә җыр-моң яши. Ә икенче төркемгә хатыннары мәҗбүриләп алып килә торган ирләр керә. Киләләр дә: «Кайчан бетәр икән инде, кайтып, диванга кырын ятып, сериал, футбол, хоккей карар идем», – дип интегеп утыралар алар. Биредә утыручы ир-атлар – шул беренче төркемгә керүчеләр, әйеме?
Кызлардан да сорыйм әле, җизниләрегез бармы? Бар, әлбәттә, жизнисез татар юк бит ул», – дип, җизниләргә, ир-атларга багышланган җырын башкарды. Нурзадә репертуарында хатын-кызларга, балдызларга багышланган җыр да бар икән. «Тулы комплект», кыскасы. «Җизни», «Балдызлар» җырлары кәефне күтәреп җибәрде. Рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдык.
Нурзадә «табылдык»лары
«Булды, таптым…». Концертның исеме җәлеп итә. Килешәсездер, гади генә түгел. Бу концертка, Нурзадә нәрсә тапты икән, дип кызыксынып килүчеләр дә булмый калмагандыр әле.
«Нинди исем соң ул? Кияү таптыңмы әллә?» – диләр миңа. Бүгенге көндә бөтен кешене борчый торган төп сорау шушы инде», – дип тә көлдереп алды ул. Концерт дәвамында программа исеменең асылы ачыла барды. Сүз җырчының талантлы, уңган-булган иҗатташ дусларын табуы турында бара икән.
Баянчылары Хәйдәр Надыйршин һәм Данис Мөхәммәдиевлар ут уйнатты. Хәйдәр курайда да оста уйный икән.
Тагын бер иҗатташ дусты – нәфис сүз остасы Нәргиз Камаловны Нурзадә моннан күп еллар элек Сабантуйда тапкан. Нәргиз концертны тормышчан юмор, мәзәкләр, мәгънәле шигырьләр белән аралаштырып алып барды.
Нурзадә концерт дәвамында «табылдык»лары белән таныштыра торды. Шуларның берсе – Чаллы җырчысы Наил Әзһәмов – Нурзадә белән 20 елдан артык таныш булуларын сөйләде. «Бервакыт Нурзадәгә: «Син дә кияүгә чыкмадың, мин дә өйләнмәгән. Пенсиягә чыккач, сөяк җылытып, бергә яшәрбез», – дигән идем. Менә хәзер пенсияне көтәбез», – дип әйтеп куйды. Җырлаганда да: «Сөям сине, Мәҗнүн сөйгән төсле», – дип җырлады. Шәп егет, ә бәлки, чыннан да…
Баскан җирдән ут чыгара торган егет – Венера Ганеева укучысы Инсаф Идиятуллин да залны кыздырып җибәрде. «Һәр төркемдә бер мишәр егете булырга тиеш инде. Мин дә таптым әле шундый бер егет», – дип тәкъдим итте аны Нурзадә. Урынында басып тора алмый, тавышы көчле. «Тала, тала»ны да җырлаган вакытында, Фирдүс Тямаевка да охшатып җибәрдек үзен.
Концертта «Татар моңы» конкурсы лауреаты Руслан Галимуллин да чыгыш ясарга тиеш иде. Аның чыгышын көтсәк тә, концертта тавыш, ут өчен җаваплы булу сәбәпле, Русланны, кызганычка, программага кертә алмаганнар. Нурзадә сүзләренчә, Руслан – моңлы тавышлы җырчы, бик күп популяр җырлар авторы булудан тыш, төркемнең музыкаль җитәкчесе дә икән әле.
«Минем командамдагы егетләр барысы да төрле-төрле. Руслан инде ул – кырысрак, җитди, җир кешесе. Мин үзем – һавада очып йөрүче. Инсаф, әйтүемчә, ут кебек егет. Без өчебез бергә эләгешеп тә китәргә мөмкинбез (көлә). Ә Нәргиз белән Данис – менә шул безнең «өчлек»нең утына су сибеп, җайлап-майлап, көйләп торучылар. Егетләрем – барысын да булдыра торган, бик талантлылар. Иҗат юлымда аларны очратканыма бик шатмын», – дип билгеләп үтте ахырдан Нурзадә, төркеме турында сөйләгәндә.

Фото: © Нурзадә архивыннан
Азат Тимершәех: «Хәзер беркая да йөрмим, все»
Нурзадә концертының төп «фишкасы» – махсус кунак буларак, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех килүе булгандыр, мөгаен. Азат абыйга 60+ яшь димәссең. Шактый кызыклы фикерләр, үткен юмор, тавыш – барысы да үз урынында. Яшьләрнең үз җырларын башкаруы турында да фикерен белдерде ул. «Миңа күп язасыз. Телефоныма да хатлар килә: «Азат, синең җырларыңны башкаралар», – дисез. Җыр бит инде ул сандыкта ятарга тиеш түгел ул! Җырчы җырларга тиеш аны. Тамашачы җырласын. Сугыштырмакчы буласызмы? Ю-юк. Җырласыннар. Җыр өчен дәгъвалашып йөреп булмый», – ди ул.
Үзенең хит җыры – «Бер елганың ике ярында» җыры турында сөйләп: «Сәүбән Чуганаев язган иде әлеге җырны. Миндә аның 3 җыры бар. Барысын да халык яраткан кебек булды. Монысын аеруча да яраттылар. Үкенечле мәхәббәт турында инде. Һәр артист үзенең тормышын үзе яза… Бу – яшь чакта булган хәлләр. Хәзер беркая да йөрмим, все», – дип көлдерде тамашачыны.
Азат Тимершәех киләсе елга Чаллыда сәхнә белән хушлашу концерты оештырырга җыена. Гомумән, «картаю», «сәламәтлек» ише сүзләрне еш әйтте, җырларында ниндидер моңсулык та тоелып алды. Ләкин бу кадәр алкышлар, кат-кат сорап җырлатулардан соң, Азат абый өенә башка кәеф белән кайтып киткәндер, дип ышанасы килә.
«Чаллыга эзне суытмабыз»
Күрше-күлән җыелып, рәхәтләнеп кич утырган кебек булды бу концерт. Залның төрле өлешләрендә торып басып биючеләр дә күренгәләнде. Бер абзыйны дөньямны онытып күзәттем. Үзенә төбәлгән телефоннарга да исе китмәде. Биеп тә күрсәтте соң.
Концерттан соң тамашачысы Нурзадә белән фотога төшәргә агылды. Мин дә янына кереп чыгып, сөйләшеп алырга өлгердем.
«Беренче чыгышымда бик дулкынландым. Чөнки Чаллы тамашачысы – бик үзенчәлекле ул. Ләкин халык шул кадәр яратып, бик әйбәт кабул итте. Залдан җылылык бөркелеп торды. Шуны тоеп, әкренләп тынычландым, күңелемә рәхәтлек иңде.
Киләчәктә дә очрашырга язсын, дигән теләктә каласым килә. Инде хәзер Чаллыга эзне суытмабыз, моннан соң ел саен килергә тырышырбыз, Аллаһы боерса», – дип бүлеште ул.
Артист үзен борчып торган бер фикерен дә җиткерде. Ул хакта аерым язма әзерләгән идек. Аның белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.
- Нурзадә борчылган: «Артистлар бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр иде»
Свежие комментарии