На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Казан мэры канализация турында: «Смартфон кулланырга өйрәнделәр, ә унитаз белән проблема»

Казанда 2025 ел дәвамында инженерлык челтәрләрендә 1000нән артык авария булган, якынча 13 мең тыгылу бетерелгән. Гадәттән тыш хәлләрнең төп сәбәпләре арасында – коммуникацияләрнең 70 проценттан артык өлеше тузу һәм шәһәр халкының коммуналь системалар белән саксыз эш итүе. Шәһәр мэры аппарат киңәшмәсендә инженерлык челтәрләрен модернизацияләү генә түгел, ә халык арасында аңлату эшләре алып баруның да мөһим булуын ассызыклады.

Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Челтәрләрдә авариялелек дәрәҗәсе бик югары – 70% тирәсе, бу елына 13 меңгә якын авариягә китереп чыгара. Көненә 50 тыгылу! Бәдрәфләргә, туры мәгънәсендә, нәрсә генә ташламыйлар. Смартфон кулланырга өйрәнделәр, ясалма интеллекттан киңәш сорыйлар, ә менә унитаз белән, кызганычка, проблема. «Водоканал» челтәрләрне дөрес файдалану һәм шәһәр инфраструктурасына сакчыл караш турында халыкка аңлату эшләре алып барырга тиеш. Мондый агарту эшчәнлеге системалы булсын иде, мошенниклардан саклау буенча эш кебек. Халыкның җавапсызлыгы нәтиҗәсендә челтәрләргә йөкләнеш бик зур», – диде Илсур Метшин.

Инженерлык коммуникацияләре һәм корылмаларының тузуы бүген 70 проценттан артып китә, иң зур куркыныч яный торган объектлар – озынлыгы 104 км булган авария хәлендәге тимербетон коллекторлар, аларның барысы да диярлек юл астында урнашкан.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх