На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«18 ел рәнҗетте». Кыйналып яшәгән хатын иренә пычак кадаган

Ростов-Дон шәһәрендә 18 ел буе кыйналу-мыскыллауларга түзеп яшәгән 54 яшьлек Ирина 47 яшьлек ире Виталийны үтергән. Хатын иренә чираттагы талаш вакытында пычак кадый. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Ирина сүзләренчә, бергә яши башлауларының беренче көненнән үк аның тормышы курку-кыйналулар белән уза.

Виталий аны бик еш рәнҗетә. Акчасызлык, хәл ителмәгән көнкүреш мәсьәләләре һ.б. Ачуланышырга сәбәп һәрвакыт табылып тора. Ә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң ир-ат бик агрессивка әйләнә.

– Без аның белән 18 ел бергә яшәдек. Бу вакыт эчендә ул мине еш кыйнады, мыскыл итте, – ди Ирина судта.

Шундый чакларның берсендә ире Иринаның тешен төшерә. Ирина барыбер аның фатирында кала, тормыш иптәшен ташларга ашыкмый.

Фаҗига булган көнне алар икесе дә исерткеч эчемлекләр кулланган була. Виталий тагын Иринага кул күтәрә. Бу юлы Ирина кулына пычак алып, аның күкрәгенә кадый. Виталий шунда ук үлә.

Иринага карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар. Хатын-кызны гаепле дип таныйлар һәм 6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итәләр.

Ссылка на первоисточник
наверх