На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Яңа эшкә урнашкач, үз-үзеңне ничек тотарга – 10 киңәш

Эшкә урнашкач сынау вакыты кемдер өчен чын җәһәннәмгә әверелергә, ә кемдер өчен җиңел һәм хәтта бик рәхәт үтәргә мөмкин. Яңа шартларга тизрәк җайлашу өчен, җитәкчелек һәм хезмәттәшләр белән үзеңне ничек тотарга? HR-эксперт Светлана Смольникова берничә киңәш биргән. Бу хакта «Аргументы и факты» хәбәр итә.

1. «Кискен хәрәкәтләр» ясамагыз

Беренче атна – иң кискен чор. Кайберәүләр, хис-кичерешләргә бирелеп, шушы чорда ук китеп бара.

«Тизрәк яраклашу өчен үз-үзегезгә максат куегыз: «Мин төшенәм, күзәтәм». Үзегезгә һәм эш бирүчегә югары таләпләр куймагыз. Әгәр компаниядә адаптация процессы структуралаштырылган икән, ул җиңел узачак. Югыйсә, коллективка кереп китү һәм үзеңне кыйммәтле белгеч буларак таныту өчен, активлык күрсәтергә туры киләчәк.

2. Үзегезнең җаваплылык зонасын белегез

Кеше компаниягә сынау срогына килгәч, аңа эш бурычлары йөкләнә. Әгәр дә бу – аңлаешлы һәм кабатлана торган эшләр булса, кыю рәвештә аларны башкарыгыз. Әмма еш кына компанияләрдә бурычлар катлаулана, кросс-функциональ характерда булган проектлар барлыкка килә. Бу очракта үзеңнең җаваплылык зонасын аңларга, аны җитәкче белән килештерергә, эш нәтиҗәсе нәрсә булачагы, аның нинди критерийлар буенча бәяләнәчәге турында фикер алышырга кирәк.

3. Кирәк булса, шартларны яңадан килештерегез

Сынау срогы башында сезгә ышанып тапшырылган проектлар сынау тәмамланганчы үтәлергә тиеш. Әмма зур компанияләрдә еш кына үзгәрешләр була. Әгәр бурыч актуальлеген югалтса, һәм сез аны 2-3 ай дәвамында тормышка ашыра алмыйсыз икән, инициатива күрсәтегез һәм бу проблема турында җитәкчеләр белән фикер алышыгыз.

Пассив позициядә калып, көтеп утыру – иң начары. Бернәрсә дә эшләмәү сезнең белгеч буларак нәтиҗәсезлек дәлиле булырга мөмкин.

4. Перфекционист булмагыз

Үз эшеңне сыйфатлы итеп башкару – мактауга лаек. Әмма адаптация чорында үзегезгә карата артык таләпчән булмагыз. Сез әлегә стандартлар һәм кагыйдәләрне өйрәнәсез, шуңа күрә киеренкелек градусын киметегез.

5. Хезмәттәшләрегез белән аралашу өчен вакыт бүлегез

Исегездә тотыгыз: адаптация – ул эш бурычларын хәл итү генә түгел, ә мөнәсәбәтләр кору да. Әйләнә-тирәгездәге кешеләргә игътибар итегез: сөйләшегез, аларның исемнәрен, функционалын истә калдырыгыз. Формаль булмаган лидерның кем булуын ачыкларга тырышыгыз. Бу – коллективка кереп китәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бәлки, хезмәттәшләрегез арасында яхшы дусларыгыз барлыкка килер. Алар тизрәк ияләшергә һәм яңа эш тирәлегенә чумарга ярдәм итәчәк.

6. Өйрәтүче материаллардан һәм остаз ярдәменнән файдаланыгыз

Әгәр дә эш регламентлары язылган компаниягә урнашкансыз икән, бу мөмкинлекне игътибарсыз калдырмагыз. Бирелгән материалларны өйрәнегез, корпоратив порталны укыгыз. Әгәр штатта HR-белгеч бар икән яки сезгә остаз беркетелгән икән, мөһим сораулар буенча аңа мөрәҗәгать итегез.

7. Нейтралитет саклагыз

Теләсә кайсы коллективта конфликтлар була. Кайвакыт хезмәткәрләр төркемнәргә бүленә, аларның кайберләре җитәкчегә каршы була. Эшнең беренче этабында аларның берсенә дә кушылмагыз, нейтралитет саклагыз, бигрәк тә бүлекчә җитәкчесе яки әйдәп баручы белгеч позициясен биләсәгез.

8. Беренче ай ахырына хисап файлларын әзерләгез

Хезмәт хакы алу чоры – мөһим момент. Җитәкче бу вакытка һәр хезмәткәрнең нәтиҗәләрен бәяли, ләкин яңа кешеләргә аерым игътибар бирелә. Үзегезгә тапшырылган проектларны яки бурычларны төгәлләмичә калдырмагыз. Хисаплар әзерләгез, үзегезнең эшегезне күрсәтегез.

9. Җитәкчедән кире элемтә сорагыз

Бу – үз гамәлләреңне төзәтү һәм нәтиҗәлелекне күтәрү өчен кирәк. Күпләр хата ясый һәм эшнең беренче көннәрендә үк җитәкчедән фикерен сорый яки бу мөмкинлекне бөтенләй игътибарсыз калдыра. Иң яхшысы: җитәкче янына бу мәсьәлә белән беренче атна ахырында килү, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлау. Шулай ук беренче ай узгач аның белән аралашыгыз, нәрсәне яхшыртырга кирәклеге турында белегез һәм үзегезнең уңышларыгызны билгеләп үтегез.

10. Сынау срогында өстәмә эш эзләмәгез

Кайберәүләр үзләре өчен «өстәмә аэродром» булдырырга тырыша, сынау срогында вакансия тәкъдимнәрен карауларын дәвам итә. Кайберәүләр берьюлы 2 урынга эшкә керә ала. Бигрәк тә мондый очраклар читтән торып эшләү форматында еш күзәтелә. Моны эшләргә кирәкми. Әгәр дә сез тар белгеч икәнсез, үзегезнең репутациягезгә зыян килергә мөмкин. Моннан тыш, игътибарыгыз таралып, яңа мохиткә кереп китә алмаска мөмкинсез.

Хыялыгыздагы эшне табу өчен, компанияне дөрес сайлагыз һәм бөтен күңелегезне биреп эшләгез, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх