На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева: «Ринат абый Таҗетдиновны 2 яшьтән беләм»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән бәйле балачак хатирәсе белән уртаклашкан.

«… Ринат абыйны мин 2 яшемнән беләм дисәм – мактану булырмы икән?

Әти белән шул яшьтә трамвайда утырып барганда мин алда утырган абыйның чәче белән уйный башлаганмын, әти уңайсызланып, мине тыйган. Ә абый борылып: «Уйнасын, уйнасын», – дигән. Ул Ринат абый булган икән.

Тинчурин театры янында яши иде, кара плащ, эшләпә кигән Ринат абыйны күрүгә аркалар үзеннән үзе турая – зур легендар артист яныңнан узып бара. Исәнләшкәч, калын тавышы белән сак кына башын иеп сәламли иде – бу инде безгә зур бәхет. Матур кеше, бөек шәхес, чын артист. Без бик бәхетле, без Ринат Таҗетдинов кебек артистларны карап, шулардан өйрәнеп үстек. Рәхмәт!.

Тыныч йокла, урының оҗмахта, рухың шат булсын, Ринат абый Арифтҗан улы Таҗетдинов», – дип язган актриса.

 

Ссылка на первоисточник
наверх