На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Вильдан Шәмсетдинов Гөлназ Асаева турында: «Беренче очрашуга егетләр белән килгән иде»

«ТНВ» телеканалында «Ә син?» тапшыруында Гөлназ Асаеваның ире, автор-башкаручы Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) кунак булды һәм Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде. Тамашачыларны иң кызыксындырган сорауларның берсе – артистларның Гөлназ Асаева белән танышу тарихы һәм гаилә кору мизгелләре...

Гөлназ белән мөнәсәбәтләр ничек башланды?

– Уфада гастрольдә идек. Машинада яңа җырын ишеттем дә, телефон номерын дустымнан алып, аны свиданиега чакырдым. Ул килмәде.

Җавап бирдеме соң?

– Әйе, «килә алмыйм, авылда» диде. Уфада 2 көн гастрольдә идек бит, икенче көнне чакырдым. Килеп утырган дус егетләре белән. Кызлар кебек кеше «чәйнәргә» яраткан егетләр була бит. Бөтенесе түгел инде. Ул егетләр белән аралашырга ярата. «Братан» дип сөйләшә. Дус кызлары бик аз аның.

Лейбл вакытында бөтен җырлар да Гөлназга багышланган, дигәнсең берара...

– Әйе. Юлларда җырлар күп языла иде. Табигать белән мәхәббәтне катнаштырырга яратам. Безнең халыкка хас бит ул.

Ничә ел очрашканнан соң өйләнешергә карар кылдыгыз?

– Бер ел. Очрашу дип, кыен иде, ул да, мин дә гастрольдә. Шул беренче очрашкан көннән гел элемтәдә идек. 1 ел шулай йөрдек тә өйләнешергә булдык. Чөнки безнең халыкта өйләнешмичә бергә яшәргә ярамый бит.

Сезнең никах кына булдымы, әллә туй да үткәрдегезме?

– Никах кына булды, чөнки безнең хыялдагы туй бик кыйммәткә чыга. Без әле аны үткәрергә әзер түгел. Санап карыйбыз да, монда 2 млн, тегендә, аннары гомуми сумма күпме чыга. Туй үткәрергә телибез, әлегә андый мөмкинлек юк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх