«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 242 кызылармияче-мөселманның исемнәрен ачыклады. Ул Үзбәкстан Республикасында туган татарлар турында сөйләвен дәвам итә.
Вәгыйзов Сәгыйт Вәгыйз улы, 1913 елгы, тумышы белән Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылыннан.
1941 елның 9 ноябрендә Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Яңавыл РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 1942 елның июленнән Дон, Сталинград, Төньяк-Көнбатыш, Воронеж, I Украина һәм I Белоруссия фронтларында хезмәт итә. Гвардия сержанты, Черновицкий Кызыл Байраклы 79 нчы гвардия миномет полкының орудие командиры. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән. Вкп(б) әгъзасы. Яраланган.1945 елның 30 апрелендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
1945 елның 18 апрелендә Берлин шәһәре өчен барган сугышта Волков торак пункты янында фашистларның контратакасын кире кагып, турыдан-туры ату өчен 5 тапкыр ут позициясенә чыга. Нәтиҗәдә 4 контратака кире кайтарыла һәм миномет батареясы юк ителә. 24 апрельдә Берлин шәһәре урамнарындагы сугышларда төнлә аның установкасына 12 автоматчы һөҗүм итә. Үз расчеты белән үзен чолгап алган фашистлардан атышып, снарядлар беткәч, Вәгыйзов кул сугышында 5 гитлерчыны чәнчеп үтерә һәм өчесен әсир итә. Берлин үзәгендә аның миномет установкасы танк подразделениесенең һөҗүменә ярдәм итә иде. Ут белән бөтен атакаларны кире кага. Фаустниклар уты астында ул немец башкаласындагы йортларда дошманның ут нокталарын юк итүне дәвам итә.
Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1975 елның 21 декабрендә вафат була.Сәфәров Закир, 1909 елгы, Казан шәһәрендә туган, 1941 елның 10 июнендә Үзбәкстанда Ташкент шәһәренең Калинин РВК тарафыннан мобилизацияләнә.1941 елның 22 июненнән Көнбатыш, Көньяк, Төньяк Кавказ, I Балтыйк буе фронтларында һәм Кырымда хезмәт итә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Вкп(б) әгъзасы. ЭГ-1447 госпиталендә дәвалана. 2 нче гвардия Кызыл Байраклы Тамань дивизиясенең Севастополь 21 нче гвардия артиллерия полкында гвардия кече сержанты, орудие наводчигы.
1944 елның 26 октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
1944 елның 5 октябрендә Литвада Дубисса елгасы ярында фашистларның оборонасы өзелгәндә үз орудиесының пуля уты астында 4 станоклы пулемет, 2 дзот һәм 30га якын гитлерчыны юк итә. 6 октябрьдә Ляли торак пунктын яулап алган вакытта 5 бронетранспортер катнашында дошманның контратакасын кире кайтара. Сәфәров дусты белән 2 бронемашинаны, 4 пулеметны һәм 50гә якын гитлерчыны юк итә. Орудие командиры һәм 3 номер сафтан чыккач, Сәфәров йөк җибәрүче белән бергә фашистларның барлык контратакаларын кире кага. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Хәлиуллин Мингата Миңнегали улы, 1917 елгы, Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә туган, 1942 елда Үзбәкстанның Бохара РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1942 елның 20 декабреннән Көньяк фронтта хезмәт итә. Өлкән сержант, 130 нчы Таганрог укчы дивизиясенең 371 нче укчы полкының укчы взводы командиры ярдәмчесе.
Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 21 октябрендә тәкъдим ителә.
1943 елның 3 октябрендә көчле ут астында үз взводы белән шуышып ярга килеп җиткәч, беренчеләрдән булып Украинаның Мелитополь шәһәре районында Молочная елгасы аша чыга. «Ура! Сталин өчен!» – дип, немец траншеяларына бәреп керә. Хәлиуллин, каушап калган фашистларны эзәрлекләп, танкка каршы чокырга барып җитә һәм анда ныгый, төп подразделение якынлашканчы дошманның 4 контратакасын кире кага. 21 октябрьдә сержант үзенең взводын Мелитопольдән көньяктарак урнашкан водокачкага штурм ясарга алып бара. Фашистлар каршылык күрсәтә. Хәлиуллин, дошманга ут ачсын өчен, бер отделениесен урман утыртуда калдырып, калган сугышчылары белән флангтан узып китә. 150 метрга җиткәч, ул сикереп тора да: «Минем арттан, алга!» – дип кычкыра. Дошманга гранаталар ыргыта-ыргыта, ул аларның окопларына бәреп керә. Көтелмәгән хәл фашистларны параличлый. Хәлиуллин үзе 10лап гитлерчыны юк итә, тагын 5 немецны әсир итә. Водокачка алына. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1943 елның 21 ноябрендә Украинаның Запорожье өлк.Веселовск районы Добровольческое авылында яралардан вафат була.
Хөсәенов Мәгъсүм Хәбибулла улы, 1908 елгы, Үзбәкстанның Мерзагуль районында туган, 1940 елның октябрендә Мерзагуль РВК тарафыннан мобилизацияләнгән.1942 елның сентябреннән алгы сызыкта хезмәт итә. Сержант, 150 нче Идрица укчы дивизиясенең 674 нче укчы полкының укчы взводы командиры ярдәмчесе.
1944 елның 7 августында Латвиянең Сильзград торак пункты янында көчле миномет, артиллерия уты һәм бомбардировка астында Айвизкстэ елгасын беренчеләрдән булып кичкәне өчен, 1944 елның 10 августында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
Хөсәенов кул астындагы чаралар белән су аша чыккач, пулеметтан атып, немец автоматчыларын яр буенда туктарга мәҗбүр итә. Җавап утында взвод командиры сафтан чыга. Сержант командованиене үз өстенә ала һәм дошманның өстен көчләренең 3 контратакасын кире кага. Һөҗүм итеп килүче 60ка якын фашистны юк иткәч, Хөсәенов взводын атакага күтәрә. Якындагы йортның подвалыннан дошман пулеметы ата башлый. Сержант, вакытны әрәм итмичә, шуышып китә һәм ут ноктасына гранаталар ыргыта. Взвод сугышчылары дошман траншеяларына бәреп керә, фашистлар оборонасының 2 километрга тирәнлегенә үтеп керә, шоссены алалар. Хөсәенов подразделениесе, тагын ике контратаканы кире кагып һәм 35тән артык гитлерчыны юк итә, бөтен батальонга елганы кичүне тәэмин итә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Чумарин Фәттах Ибраһимович, 1914 елгы, Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Каган шәһәрендә туган, 1939 елда Каган РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. 1942 елның 22 февраленнән Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, I Белоруссия фронтларында хезмәт итә. II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Капитан, 172 гаубик артиллерия бригадасының 211 гаубик артиллерия полкының батарея командиры.
Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 4 маенда тәкъдим ителә: Одер елгасында фашистларның оборонасын өзгәндә, һөҗүм итүче безнең пехотага ата торган зенит батареясын туктата. Берлин шәһәре урамнарындагы сугышларда Чумарин батареясы, туры наводка позициясендә торып, фашистларның 7 ут ноктасын юк итә. Сугышның кызган чагында гаубица расчеты фаустпатрончыларга ату нәтиҗәсендә сафтан чыгарыла. Немецлар гаубицаны алырга тырышып карый. Чумарин берүзе туптан 16 тапкыр атып, 60ка якын гитлерчыны юк итә.
Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Моннан тыш, илнең югары бүләгенә тәкъдим ителгәннәр арасында Иран кешесе дә бар.
Солтанов Мәһди, 1918 елгы, Үзбәкстанның Сәмәрканд районы Хуҗасоат авылында туган, 1940 елның 1 февралендә Сәмәрканд РВК тарафыннан мобилизацияләнә.ВКП(б) әгъзасы. Иранлы. Рига дивизиясенең 52 нче гвардия укчы дивизиясенең 124 нче гвардия артиллерия полкында гвардия өлкән сержанты, орудие командиры.
Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән.
1945 елның 30 апрелендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 16 апрелендә Одер елгасының көнбатыш ярында, Лечин торак пункты янында дошман оборонасын өзгәндә, ут белән Берлинга юл сала. 20 апрельдә Мальхов торак пункты янында тупны туры наводкага чыгара һәм 3 станоклы пулеметны, 75 мм артиллерия батареясын һәм 30га якын гитлерчыны юк итә. 24 апрельдә Солтанов үзйөрешле җайланманы, 3 «Панцырь-Фауст» ноктасын, ут ноктасын һәм 15кә якын гитлерчыны юк итә. Аның орудиесы сафтан чыккач, ул кул пулеметы уты белән тагын 20гә якын гитлерчыны юк итә. Үзе яраланган, әмма сугыш кырын калдырмаган. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
(Дәвамы бар)
Чыганак: «Миллиард.татар», Михаил Черепанов
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии