На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Башкортстанда 43 турист утырган автобус юл кырыена төшеп капланган

Башкортстанда туристлар автобусы әйләнеп капланганнан соң имгәнгән 8 кеше хастаханәдә кала: аларның берсе авыр хәлдә, җидесенең хәле уртача авырлыкта. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

27 июль көнне Кыйгы районында Higer автобусының йөртүчесе идарәне югалта, автобус кюветка төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Анда Башкортстанның Салават районыннан Удмуртиягә кайтучы 43 турист утырган. Йөртүче Удмуртиядә яшәүче 38 яшьлек ир-ат була.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин хәбәр иткәнчә, авариядә 20дән артык кеше зыян күргән, аларның 8е Мәсәгут хастаханәсенә озатылган. Төбәкнең Тикшерү органнары РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсенең 1 өлеше буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгаткан.

«Юл-транспорт һәлакәтеннән соң Мәсәгут үзәк район хастаханәсенә китерелгән сигез пациентның берсе авыр хәлдә, ул реанимация бүлегендә дәвалана. Төрле җәрәхәтләр алган 7 кешенең хәле уртача авырлыктә», - дип хәбәр итәләр министрлыкта.

Удмуртиянең сәламәтлек саклау министры Сергей Багин үзенең Telegram-каналында авариядә республика туристлары зыян күрүен язды. «Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 8 кеше хастаханәгә озатылды. Хәзер аларны Уфа клиникаларына санитар авиация белән җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. Без Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзербез», – дип язган ул.

Хәзерге вакытта 36 кеше Ижевскига әйләнеп кайткан, кирәк булган очракта алар табиблар күзәтүе астында булачак, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх