На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Битен тарттыру операциясе ясаткан 68 яшьлек ханымның муены катып калган

Россия телеканалларында тапшырулар алып баручы Виктория Боняның 68 яшьлек әнисе пластик хирург Максим Иванчукка карата шикаять биргән. Гарәб Әмирлекләрендә битенә пластик операция ясаткан хатынның тән тукымалары некрозы (тукыма күзәнәкләре үлә – ред.) башланган һәм аның муены хәрәкәтләнми башлаган. Зыян суммасын 195 миллион дип исәпләнгәннәр.

Табиб хирург лицензиясе булмаган килеш эшләгән булырга мөмкин, дип яза «Mash» телеграм-каналы.

Галина Ивановна кызы тәкъдим иткәннән соң операция өстәлендә битен тарттырырга ризалаша. Иванчук Викториягә Гарәб Әмирлекләрендә пластика ясаган була, өлкән буынны да чакырган. Хирург Украинада медицина институты тәмамлаганнан соң инде берничә ел Әмирлекләрдә эшләгән һәм операция өчен 20 меңнән 250 мең евро алган. 68 яшьлек Галинаның иягенә липосакция ясаганнар, бит тиресен тарттырганнар һәм блефаропластика (күз кабагы формасын үзгәртү) ясаганнар. Тик нәтиҗәсе куанычлы булмый – коточкыч шрамнар кала, тән тукымасы некрозы башлана, муенын хәрәкәтләндерә алмый.

Боня гаиләсе башка табибларга бара. Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге белгечләр тән тиресе күчереп утыртырга кирәк дип нәтиҗә чыгара. Хәтта ике тапкыр күчереп утыртырга туры килүе бар. Иванчук бу өзлегүне пациентның олы яшьтә булуы, гормоннар өзеклеге аркасында килеп чыккан дип аңлата һәм барысын да бушлай яңадан эшләргә һәм төзәтергә тәкъдим иткән. Тик блогер ханым үз сүзендә тора һәм судка 200 миллион суммага шикаять бирә.

Өстәвенә, адвокат табибның үзенә һәм Әмирлекләрнең дәүләт органнарына запрослар җибәргән. Максим операцияләрне лицензиясез ясый, ә бинаны җирле клиникадан арендага ала дип шикләнәләр.

Әгәр доктор тиешле документлар тәкъдим итмәсә, аның үзенә дә, ассистентына да җинаять җаваплылыгы һәм медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм ителү яный.

Ссылка на первоисточник
наверх