На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Галим Марсель Әхмәтҗанов турында: «Татар шәҗәрәләрен бик күтәрде»

Татар фәнни дөньясы зур югалту кичерә. Филология фәннәре докторы, профессор, фән эшлеклесе Марсель Әхмәтҗанов 86 яшендә арабыздан китеп барды. «Интертат», хезмәттәшләре һәм дуслары белән сөйләшеп, Марсель Әхмәтҗанов турында истәлекләр туплады.

Марсель Әхмәтҗанов - гомерен татар халкының тарихын, шәҗәрәләрен, өйрәнүгә багышлаган шәхес.

Әңгәмәдәшләремнең барысы да галимнең үз эшенең чын фанаты булуын, татар милләте хакына янып яшәвен искәрттеләр.

Марсель Әхмәтҗанов – 1939 елда Лениногорск районында туа. 1943 елда алар гаиләсе Арча районы Яңа Кенәр авылына күчеп килә.1957 елда Казан авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтларында укый, ә 1963 елны, Казан дәүләт университетындагы тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә.

1972 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына укырга керә. Монда татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема буенча диссертация яклый. Татар әдәбияты текстологиясе, археография, әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән таныла. Ул - 100дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).

Марсель Әхмәтҗанов, археограф буларак, төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 700дән артык татар авылында булып өлгерә. «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» темасына кандидатлык хезмәте, «Яңа археографик материаллар татар әдәбияты тарихы өчен чыганак буларак» темасына докторлык хезмәте яза.

Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы 20дән артык китабы, 1000нән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар.

Марсель Әхмәтҗанов белән бүген Казанның Котдус мәчете янында хушлашканнар. Галим Арча районы Яңа Кенәр авылы зиратына җирләнгән. Хезмәттәшләре сүзләренчә, Марсель Әхмәтҗанов соңгы вакытта җитди авырган.

Рәшид Амишов: «Данәләп булса да китапларын чыгартырга тырышты»

Рәшид Амишов, тарих фәннәре кандидаты, экскурсовод :

«Марсель абый белән мин студент елларында, университетта тарих факультетында укыганда таныштым. Үзем дә татарлар тарихын өйрәнгәнгә, миңа аның татар кульязмаларына, татар шәҗәрәләренә багышланган китаплары бик кызыклы булды. Марсель абый аларны аеруча Совет чорында ныклап өйрәнгән.

Соңрак мин Буа шәһәре тарихы, аның мәчетләре, мәдрәсәләренә багышланган фәнни хезмәт яздым. Шул вакытта да Марсель абый миңа бик яхшы киңәшләрен бирде. Нинди китаплар укырга, нинди газета-журналлар аша өйрәнергә икәнлеген әйтте. «Әсәрләрен тапкан идем», - дип, Нургали Хәсанов исемле дин галиме турында күп мәгълүмат җиткерде. Соңрак мин ул әсәрләрне үзем дә китапханәдә күрдем. Экспедицияләр вакытында җыйган булган, күрәсең. Нургали Хәсәновка багышлап аерым китап язганда да, татар муллаларына багышланган кандидатлык хезмәтемне әзерләгәндә дә Марсель абыйның киңәшләрен тыңлау насыйп булды.

Марсель абый - уникаль шәхес. Ул үзе бик гади, ачык, шул ук вакытта төгәл, бөтен эшен җиренә җиткереп эшли торган, фәнгә җаны-тәне белән бирелгән кеше иде. Аның өчен көнкүреш әйберләре икенче урында булгандыр. Иң алда шушы эше, идеясе, фикерләре булды.

Марсель абый китапларын унар гына данә итеп булса да бастырып барды. Тарихчыларга, фәнгә дәүләт акчаны тамчылап кына бирә бит инде ул. Тарихчылар, гадәттә, иганәчеләр акчасына гына бастырып йөриләр китапларын. Дәүләт акчасына китап бастыру, кызганычка, бүгенге көндә бик сирәк була торган әйбер. Марсель абыйның иганәчеләр эзләп йөрергә вакыты да булмагандыр. Аннан фәнни хезмәтләр белән иганәчеләрне аертык кызыктырып булмый. Алар, күбрәк, төбәк, шәхес тарихына багышланган эшләргә ярдәм итә. Шуңа да, Марсель абый, хезмәт хакына, пенсия акчасына данәләп кенә булса да китапларын чыгартырга, аларны китапханәләргә таратырга тырыша иде, язган әсәренә нокта куеп, эшен бетерә иде. Ул безгә шушы яклап та үрнәк.

Марсель абый кебек шәхесләр булуы безнең халкыбызны, аның тарихын, рухи байлыгын көчәйтә. Андый шәхесләр алга таба да үссен, хөкүмәт тә аларның фәнни-иҗади эшчәнлегенә ярдәм итсен иде».

Бәхтияр Измайлов: «Аның өчен китапларның бизәлешенә кадәр мөһим иде»

Бәхтияр Измайлов, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты:

«Марсель Әхмәтҗановның китеп баруы - тарих фәне өчен зур югалту. Ул озак еллар, аеруча Совет чорында бөтенләй күтәрелмәгән шәҗәрәләр һәм кабер ташларындагы язуларны өйрәнүче галимнәрнең берсе.

Шәхси истәлекләргә килгәндә, Марсель Ибраһимович белән без берничә китапны бергәләп әзерләдек. Аеруча да, татарлар тарихына багышланган китапларны әзерләүдә өлеше зур булды. Шулай ук «Этнографика» китабы өчен ул үзенең күп кенә матераилларын тапшырды һәм файдалы киңәшләрен җиткереп торды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Марсель Ибраһимович өчен татарларга багышланган китапларның бизәлешенә кадәр мөһим иде. Бастырырга әзерләнүче китапларда милли бизәкләр булуын теләде. Ягъни, китап инде тышкы яктан ук татар китабы булуы турында «кычкырып торырга» тиеш иде.

Ул соңгы көннәренә кадәр эшләвен дәвам итте. Аның белән конференцияләрдә бик еш күрешә идек. Урыннары оҗмахта булсын, халкыбыз өчен бик зур югалту».

Альберт Борханов: «Татар халкының зур патриоты иде»

Альберт Борханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе :

Марсель абый мине бик хөрмәт итә торган иде. Алтын Урда тарихы буенча эшләвемне бик яратты.

Марсель абый Ютазы районы Бәрәкә авылында бик матур борынгы ташлар тапкан иде. Ул аларның бер өлешен генә алды да, миңа өйрәнергә тәкъдим итте. Мин барып бөтен ташларны өйрәнеп чыктым.

Марсель абый, иң беренче чиратта, Алтын Урда һәм Нугай Урдасы буенча бик зур белгеч иде. Татарстанда андый шәхесләр бик аз. Шуларның берсе - Марсель абый да китеп барды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Икенчедән, ул безнең татар шәҗәрәләрен бик күтәрде, аларның тарихларын өйрәнде. Татар халкының зур патриоты иде. Үзенең фикерен һәрвакыт ныклы тотты. Ул элекке гарәп кульязмаларын өйрәнгән көчле тел белгече, шул ук вакытта оста тарихчы булды. Тел һәм халыкның шәҗәрәсе аша татар һәм башка төрки милләтләрне өйрәнде.

Соңгы елларда Марсель абыйның бик күп мәкаләләре, китаплары чыкты. Китапларын да үз акчасына чыгара торган иде. Марсель абый белән моннан бер-ике ел элек еш күрешә торган идек. Соңгы араларда, авыруы сәбәпле, очрашып булмады».

Фәрит Уразаев: «Халкыбызның тарихын кайтаруда чын мәгънәсендә тырышып эшләгән галимебез»

Фәрит Уразаев, тарих фәннәре докторы:

«Марсель абый - олуг, олпат шәхес, галим. Әнисе ягыннан татар морзалары нәселеннән. Тумышы буенча Лениногорски якларыннан, ә яшәеше буенча Арчаның Яңа Кенәр авылыннан.

Татар дөньясы өчен зур югалту. Татар халкыбызның тарихын кайтаруда, бигрәк тә шәҗәрәләр, кабер ташларында сакланган тарихи эпитафияләр һәм аларны системалы рәвештә өйрәнү, тәртипкә салу, монографияләр итеп язу һәм архивларда саклау өстендә бердәнбер, чын мәгънәсендә тырышып эшләгән галимебез.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Икенчедән, ул җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнашты. Күп кенә милләтәшләребезгә үзләренең нәселләрен барлап, шәҗәрәләрен кайтырып бирү өчен фидәкарь хезмәт куйды.

Өченчедән, иң авыр чорларда да, ул гаиләсендә ( тормыш иптәше, уллары) татарлыгын, гореф-гадәтләрен, динен саклап кала алды».

 

Ссылка на первоисточник
наверх