На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Депутат хатынның фатирына ут төрткәннәр һәм аңа кислота сибү белән янаганнар

Мәскәү өлкәсендә 2 яшүсмер Химки депутаты фатирына ут төрткән. Һөҗүм алдыннан аның гаиләсенә берничә көн дәвамында бөтен дөньядан төрле янаулар белән смс-хәбәрләр яудырганнар.

SHOT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, узган пәнҗешәмбедә Химки өлкә хастаханәсенең 7 нче поликлиникасы мөдире Ирина Спирина (Химки депутатлар Советы депутаты) телефонына янаулар белән хәбәрләр ява, хәбәрләр Украина, Румыния, Канада һәм башка илләрнең номерларыннан килә.

Хейтерларга Ирина һәм аның иренең телефон номерлары гына түгел, аларның теркәлү урыннары турында мәгълүматлар да билгеле була. Сәбәбе – табибның узган ел Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән ачык чараларда катнашуы, диелә хәбәрләрдә.

Түрә куркып калмый, полициягә дә мөрәҗәгать итми, хәбәрләрне игътибарсыз калдыра. Әмма узган ялларда 16 яшьлек яшүсмер һәм аның 15 яшьлек дусты автомобиль шинасын аның фатиры ишеге янына китереп яндыра. Шуннан соң алар инде хатын-кызга кислота сибү белән яный башлыйлар.

Нәтиҗәдә үсмерләрне тоткарлыйлар. Аларның берсе башкала мәктәбенең 8 нче сыйныфында укый, икенчесе исә беркайда да укыймый, диелә.

Ссылка на первоисточник
наверх