На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ифтар вакытында башта нәрсә ашарга?

«Хозур дин турында» телеграм-каналында ифтарны нидән башларга икәнен аңлаталар.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).

Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң, 1 стакан су эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.

Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк.

Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр. Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый. Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.

Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиешле.

  • 1нче өлеше – ризыкка,
  • 2нче өлеше – суга,
  • 3нче өлеше – һава өчен.

Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туклануыбызны сизеп, ашаудан туктау дөрес булыр, диелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх