На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Асаева: «Җенем котыра...»

Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә кызы Динәне ачуланган. Гөлназ сүзләренчә, Динәнең уенчыклары бөтен өйне басып алган, шуңа әни кешенең ачуы чыга.

«Бәйрәмнәр бетте. Өйләрне җыештырып йөрим. Һәр тишектә Динәнең уенчыклары. Җенем котыра бу уенчыкларны күргәч. Һәр тишектә «әтәк-сәтәк» уенчыклары ята. Җыя торам – бер-ике сәгатьтән тагын шул хәл.

Пазллар таптырды бит инде, пазллар алдык. Ике көн уйнады да онытты. Аннан машиналар белән уйнады. Хәзер инде аларны да онытты. Бернәрсә белән юньләп уйнамый. Әмма һәр тишектә Динәнең уенчыклары. Күтәреп ташласам, нәрсә булыр икән? Шул кадәр теңкәмә тия, чыдый алмыйм. Җыештыра торасың… Әллә өй буйлап чәчеп кенә йөри инде ул аларны» – дип зарланган Гөлназ Асаева.

Җырчы Гөлназ Асаева һәм Вильдан Шәмсетдиновларның кызларына 4 яшь тула. Нәни Динәне бик күпләр әбисе, Башкортстанның халык җырчысы Лилия Биктимеровага охшата.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх