На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...
  • Vladimir Bogdanov
    Это что за страничка? Для мигрантов? Для кого? Или это страничка для сепаратистов?Алсу Фаракшинаның...

«Энесеме, игезәгеме?»: Алмаз Хәмзинның үзенә ике тамчы су кебек охшаш энесен күрсәттеләр

Блогер Фагыйлә Шакирова лифтта юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзин һәм аның бертуган энесе белән бергә күтәрелгән. Энесе белән ике тамчы су кебек охшаш Алмаз Хәмзинны күреп, Фагыйлә Шакирова да, аның белән лифтта менүче башка кызлар да аптырап калган. Әлеге видеоны Фагыйлә Шакирова социаль челтәрләрдә күрсәтте.

Чыннан да, туганнарның охшашлыгы таң калырлык.

Минем күземә генә күренәме? Сүзсез калдым, телемне йоттым, сез игезәкләр кебек, – дип сөйли Фагыйлә Шакирова видеода. – Монысы Айдар абый, монысы Алмаз абый. Сөбханаллаһ, сезнең яшь аермасы күпме? – дип тә кызыксына ул.

«18 ел. Сизеләме?» – ди Алмаз Хәмзин. Кызларның: «Юк», – дигәненә: «Сплошной ялган, юк диләр бит әле алар», – дип көлә юмор остасы.

Сез дә карагыз әле, бигрәк нык охшаганнар, әйеме?

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх