На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Прокуратура Энгель Фәттаховны эшеннән ышанычны югалту сәбәпле алуга иреште

Татарстан прокуратурасы Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны ышанычны югалту сәбәпле эштән алуга иреште. Бу хакта республика ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» фирмасы белән 21,8 миллион сумга шәхси йортын реконструкцияләү турында килешкән.

Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар торгызу өчен подряд килешүләре төзегәндә булышырга вәгъдә иткән. Эштә Актаныштагы «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган «Яшьлек» яшьләр үзәге дә катнаша.

Прокуратура муниципаль район Советына депутатның вәкаләтләрен ышанычны югалту сәбәпле вакытыннан алда туктатуны тәкъдим итте. Әмма аның вәкаләтләре үз теләге белән туктатылган иде. Кабул ителгән карар белән килешмичә, күзәтчелек ведомствосы судка формулировка нигезен үзгәртү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх