На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

81 яшьлек әби колагында 76 ел элек югалган истәлекле әйбер табылган

76 ел элек югалган сәйлән бөртеген хуҗасының колагыннан тапканнар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Видный шәһәрендә яшәүче хатын югалган сәйлән бөртеген гомере буена колагында йөрткән. Әбинең колагы начар ишетә башлаган, раритет табылган.

Видный шәһәре хастаханәсенә 81 яшьлек әби мөрәҗәгать итә, ул уң колагы бөтенләй ишетми башлауга зарлана.

Лор-табиб колакны чистартканда, борынгы сәйлән бөртеге килеп чыга.

Шул чакта әби 5 яшендә муенсасы өзелүен искә төшерә. Югалган сәйлән бөртеген таба алмыйлар.

76 ел узгач, сәйлән бөртеге колактан килеп чыга. Әби хәзер яхшы ишетә, сәйлән бөртеген истәлеккә калдырган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх