Һәр хатын-кыз үз тормышын һәм шәхси бәхетен үзенчә төзи. Берсе өчен паспорттагы штамп мөһим булса, икенчесе эшкә эч пошканнан гына йөреп, ирекле мөнәсәбәтләргә, күңел ачуларга һәм курорт сәяхәтләренә омтыла. Сөяркә язмышының плюсларын һәм минусларын кичергән Чаллы кызлары чын тарихлары белән уртаклаша.
«Минем кагыйдә – аның хатыныннан яхшырак булу»
35 яшьлек Алиянең элиталы йортта зур фатиры, ярдәмчесе һәм үз автомобиле бар. Аның өчен иң мөһиме – мәктәп укучысы булган улы белән шөгыльләнү, Роберт өчен яхшы хуҗабикә һәм яраткан хатын-кызы булу. Алар кибеттә танышкан, аннан мәхәббәт тарихы башланган: Роберт – директор, ә ул – сөйкемле сатучы. Алия балага узгач, Роберт аның эштән китүен таләп итә һәм, беренче эш итеп, аңа фатир сатып ала. Алар 9 ел инде бергә, уллары туу аларның мөнәсәбәтләрен тагын да ныгыткан. Робертның беренче гаиләсендә 2 кызы үсә, ә ул нәселен дәвам итүчене теләгән.
– Әгәр дә гаиләсендә барысы да яхшы булса, ул читтә кемнедер эзләмәс иде, – дип уртаклаша Алия. – Минем кагыйдә – тышкы кыяфәт белән дә, холык белән дә аның хатыныннан яхшырак булу. Минем тормышым турында әти-әнием дә, дустым да белә. Дус кызым аерылышканнан соң, ике бала белән ялгызы калды. Аңа да шундый хәлле ир-ат очрасын иде, – ди ул.
Роберт көн саен килә алмый, аның каравы, даими рәвештә шалтырата һәм беренче соравы: «Улым ничек?». Кайчагында атна буена да килә алмаска мөмкин, димәк, улы өчен, аның әтисе командировкада. Әлегә ул мондый сценарийга ышана. Мәктәптә ул тулы гаиләле бала статусында, ә җыелышларга әнисе йөри.
Алия үзен бәхетле дип саный – янәшәсендә ышанычлы, хәлле кеше, көтелмәгән бүләкләре белән сөендерә, проблемаларын хәл итә. Аның фикеренчә, саран түгел – ай саен аның һәм улының чыгымнарын, аның бокс секциясен, хуҗалыкка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләрен исәпкә алып, 100-150 мең сум акча бүлеп бирә. Әгәр машинаны ремонтлау таләп ителә икән, бу – өстәмә акча. Җәйге ялларны бергә үткәрә алмыйлар: Роберт гаиләсе белән чит илгә китә. Ләкин алар өчен дә диңгезгә юлламалар сатып ала. Кыш көне улы белән табигатькә чыгарга ярата.
Бухгалтер дипломы булган Алия быел күптән хыялланган психологлар курсына язылган. Аны курсларда бизнес, онлайн-консультацияләр белән шөгыльләнергә теләгән яшь, кияүдәге хуҗабикәләр күп булуы гаҗәпләндергән.
– Аларга карап, миңа да үзгәрергә вакыт, дип уйладым, – ди Алия. – Улым үсәр, аның үз тормышы булыр. Ә Робертны тотып калыр өчен, аның өчен кызыклы булып калырга тырышырга кирәк, – ди ул.
«Сөйгәнем үлде, хәзер нәрсә?»
Марина сөйгәне белән соңгы тапкыр хушлашуга барган, аңа читтәрәк кенә басып торырга туры килгән. Кирилл 42 яшендә инфаркттан үлеп киткән, мөгаен, стресс бәргәндер, чөнки соңгы вакытта контрактлар өзелү аркасында бик нык борчылган. Аның төзелеш бизнесы, гаиләсе, балалары һәм тагын Маринасы булган. Алар 5 ел буена очрашып йөргәннәр.
31 яшьлек Марина, аның өчен дип, матурлык салонындагы парикмахер эшен ташлый, Кирилл белән ул нәкъ шунда таныша һәм арендага алынган фатирыннан китә. Кирилл алар өчен яхшы районда барлык җиһазлар булган бер бүлмәле фатир сатып ала. Марина өчен ул чын-чынлап яраткан беренче ир-ат була. Хатын-кыз Кирилл өчен төшке һәм кичке ашлар әзерли, һәрвакыт аның зар-моңнарын тыңлый. Кирилл хәлле кеше була: аңа даими рәвештә акча күчереп тора. Хушбуйлар бүләк итә, аның өчен иң зур бүләге – чит ил маркалы машина була.
Ресторанга, танышларының күзенә эләкмәс өчен, Түбән Камага барганнар. Табигатькә, ял базасына да шунда чыга торган булганнар. Марина киләчәк турында уйламаган, ничек булса – шулай булыр, дип яшәгән. Аның өчен иң мөһиме – матурлыкны югалтмау, шуның өчен даими рәвештә фитнес-клубка йөргән, киемнәр сатып алган.
Кирилл вафат булгач, Марина үз-үзен кая куярга белми. Аның гаиләсе мираска керәчәк, һәм ул беркем дә булмаган фатирга документлар калкып чыгачак. Китәргә кирәк булачак. Ә аның нәрсәсе бар? Җыйган акчасы күп түгел – ул акчаларын еракта яшәүче авыру әнисенә күчереп барган. Аның каравы, хуҗалык алып барырга өйрәнгән һәм, бәлки, бай гаиләгә ярдәмче булып урнашып булыр, дип уйлый башлаган. Шулай да матурлык салонына кайту уйлары да бар икән.
«Әкият мәңгелек булыр, дип уйлаган идем»
Валерия сөеклесе белән 12 ел бергә булган. Ләкин аннары мөнәсәбәтләрендә кытыршылыклар барлыкка килгән. Артур кинәт кенә: «Әйдә аерылышыйк, сиңа кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк», – дигән. Валерия бик нык бала теләгән, ә Артур каршы килгән. Аның инде 3 баласы бар, һәм ул тагын берне тарта алмаячагын әйткән.
Алар катерда бәйрәм вакытында танышалар. Ул – журнал битендәге кебек 24 яшьлек блондинка, ә Артур – 32 яшьлек брюнет, «текә» бизнесмен. Бәйрәмгә икесе дә компанияләр белән килсә дә, кайтканда икесе бергә кайтып китәләр. Артур шул кичне үк кунакханәдә номер ала, һәм алар шуннан соң аерылышмыйлар. Кыз әти-әнисе яныннан Артур сатып алган 2 бүлмәле фатирга күчеп китә, һәм үзе әйткәнчә, «җәннәткә» эләгә. Автозаправкадагы эшеннән китә, анда аена 2,5 мең сум ала торган була (ул вакытлар буенча), ә яңа сөеклесе аңа көненә 3әр мең сум биреп бара. Валерия беренче эш итеп гардеробын яңарта, транспорт һәлакәтенә эләккән «Ока»сы урынына яңа машиналы һәм тунлы була.
Валерия сүзләренчә, юмарт спонсоры аны дусларыннан көнләгән, бик сак та булган: аның белән концертларга йөрмәгән, ресторанга барганда да аерым-аерым гына кереп, кеше күрми торган почмакларда гына утырганнар.
Артур аны үзенең бәхете дип атаган: ул аңа эшендә ярдәм иткән – еш кына Уфада узган сөйләшүләренә озата барган. Таможняда проблемалары тугач та, үзе Мәскәүгә барып, проблеманы хәл итеп кайткан.
– Мин шундый, барысын да булдыра алам! – дип шатланып шаярта Валерия.
Һәрбер уңышлы килешү өчен, Артур кыйммәтле бүләкләр – алтын бизәнү әйберләре, чит илгә юлламалар алып биргән.
– Мин Мисырда, Төркиядә, Доминиканада булдым. Әкият мәңгелек булыр, дип уйлаган идем, – ди ул.
Кинәт аерылышырга теләвенең сәбәбе дә ачыкланган. Артурның сүзләренә караганда, Һиндстанга сәфәре вакытында, хатыны аны гуру янына алып барган, гуру аңа ялгызы гына булганда: «Читкә йөргәндә балаларың еш авырыячак», – дигән.
– Аерылышыр алдыннан, Артур минем машинамны алыштырды, ярты ел 50 мең сум түләп барды һәм тагын 500 мең сум күчерде, – ди Валерия. – Ипотекага торак алдым. Ул бүләк иткән бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырдым. Тагын АЗСка кайттым, анда 1 елдан бер ир белән таныштым һәм кияүгә чыктым, ләкин ул тиран булып чыкты, көнләште, хәтта авырлы хәлемдә дә кыйнады. Улыбыз тугач та үзгәрмәде. Аерылыштым. Яңа мөнәсәбәтләр турында уйламыйм, иң яраткан ир-атым янәшәдә – аңа инде 5 яшь, – ди ул.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә
Свежие комментарии