На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Юлга чыкканда бу доганы укырга онытмагыз!

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында юлга чыкканда укырга онытмас өчен дога чыкты.

Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, «Бисмилләһи» сүзләре әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.

Пәйгамбәребез юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُاللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ

«Аллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү.

Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә вәгъфир лии з̣әнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү».

«Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә, Раббым!»

«Бисмилләһ»тән соң:

سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ

«Сүбхәәнәлләз̣ии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһү мүкъриниин».

«Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде»

Бу сүзләр укылыр һәм өч тапкыр: «Әлхәмдүлилләәһ», өч тапкыр «Аллааһү әкбәр» дигәннән соң:

سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى. إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ

«Сүбхәәнәкә иннии з̣аләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһү ләә йәгъфируз̣-з̣үнүүбә илләә әнтә».

«Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр».

 

Ссылка на первоисточник
наверх