На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хастаханәдә ятучы Әнвәр Нургалиев хәле турында сөйләде

Әнвәр Нургалиевны ашыгыч ярдәм алып китүе турында язган идек. Хәзерге вакытта җырчы Уфа кардиология үзәгендә тикшеренүләр уза һәм коронаграфия ясатырга әзерләнә. (Коронарография – йөрәк мускуллары кан тамырларын диагностикалауның иң төгәл ысулы. Ул җирле наркоз астында эшләнә)

Җырчы сторислар аша элемтәгә чыккан.

«Дуслар, менә икенче көнем үтеп бара. Әлегә тикшеренүләр узабыз. ФГС, ЭХО булды, хәзер коронаграфияне көтәм. Әле иртәнге ашка төшеп барам, берәр ботка алам. Әлегә ашарга ярый диделәр. Операция төштән соң билгеләнгән. Хәерле җомгалар белән», – дип сөйләгән ул.

Әнвәр Нургалиев хастаханәдә эшләүче табибларның искиткеч яхшы мөнәсәбәте турында да әйтеп узган. «Бигрәк яхшы табиблар туры килде. Артист булганга түгел, алар мине танымадылар да. Терапевт, кардиологка күренгәч, алар мине бирегә тикшеренергә җибәрде. Кардиоүзәктә дә табиблар бик әйбәт, борчылалар, тикшерәләр. Монда һәр кешегә мөнәсәбәт шундый. Миңа комментарийларда да, йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыралар, дип язалар», – дип сөйли артист.

 

Ссылка на первоисточник
наверх