На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Сәгатенә 280 тапкыр яшен яшьни торган күл кайда урнашкан?

Венесуэладагы Маракайбо күле дөньяда иң куркыныч күл булып санала. Күлнең Кататумбо елгасына койган урынында уникаль давыл болыты барлыкка килә, һәм яңгыр сезонында сәгатенә 280 тапкыр яшен яшьни. Бу хакта «РЕН ТВ» сайты яза.

Яшеннәр Маракайбоның төнге күген елына 150 көн буе яктыртып тора. Кайвакыт рәттән 12 сәгать яшьни.

Мондый күренеш дөньяда башка бер җирдә дә юк. Яшен уты күлдән йөзләгән километр ераклыкта да күренә, дип әйтәләр.

Галимнәр, яшеннәрнең ни өчен шушы күлгә тартылуын белергә теләп, гасырлар буе баш вата. Күптән түгел бу сорауга җавап табылган: бөтен хикмәт күлдә, дөресрәге, аның урнашкан урынында икән.

«Күл ике тау сырты арасында урнашкан. Төнлә су өстендәге дымлы һава Анд тауларыннан исә торган салкынча бриз белән бәрелешә. Мондый каршылык һава өермәләре барлыкка китерә, һәм шуның аркасында яшеннәр еш барлыкка килә», – дип аңлаткан геофизик Трэвис Тейлор.

Ссылка на первоисточник
наверх