На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Сезгә чәчәк җибәрделәр, кодны гына әйтегез». Ышанучан хатын ярты миллион акча югалткан

Башкортстанның Туймазы районыннан 34 яшьлек хатын-кыз «бик шәп букет» алам дип, 560 мең сум акчасын югалткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге хатын-кыз мошенниклыкның катлаулы схемасы корбаны булган. Аңа башта мессенджер аша шалтыраталар. Шалтыратучы кеше үзен китереп бирү хезмәтеннән дип таныштыра.

Имеш, бу хатын-кызга сюрприз – бик матур чәчәк бәйләме җибәргәннәр.

Бүләкне алу өчен, хатын-кызга смс-хәбәрдән кодны әйтергә кирәк. Кодны әйткәннән соң, аңа дәүләт порталы исеменнән хәбәр килә – имеш, аның хисап язмасын ватарга маташалар. Аннары тагын шалтырату – бусы «иминлек хезмәте вәкиле». Имеш, финанс җинаятен булдырмау максатыннан шалтырату, имеш, бу хатын исеменә ышаныч кәгазе рәсмиләштергәннәр һәм чит илгә акча күчерергә маташалар. Шулай итеп, мошенник бу хатын-кызны бөтен акчаларын «имин хисапка» күчерттерә. «Матур чәчәк бәйләме»ннән башланган хәлләр 560 сум акча югалтуга китерә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх