На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Украинаның атом-төш коралы булдыру ихтималын Путин ничек бәяли?

Россия президенты Владимир Путин БРИКС илләре журналистлары белән очрашты.

Анда әйтелгән төп фикерләр:

- НАТО, Украина солдатлары куллары белән, безнең белән сугыша. Украина чит илләр файдасына үз солдатларын кызганмый. Әмма Украина югары технологик корал кулланмый. Моны НАТО эшли. Ә Россия армиясе үзе сугыша да, үзе хәрби, программа технологияләре дә эшли.

Менә шунда аерма. Соңгы арада Россия армиясенең иң югары технологияле, иң сугышчан армиягә әйләнеп баруын күрәм. НАТОга безнең белән сугышу кайчан туйдырыр – алардан сорагыз. Без бу көрәшне дәвам итәргә әзер. Җиңү безнең якта булачак.

- Зеленскийның атом-төш коралы ясау ихтималы турында белдерүе – провокация. Хәзерге заманда атом-төш коралын ясау кыен түгел. Дөрес, бүгенге Украина моны эшли аламы-юкмы икәнен әйтүе кыен, әмма Россия Украинага атом-төш коралы ясарга ирек бирмәячәк.

- Без бөтен нәрсәгә дә сакчыл карыйбыз, солдатлар турында уйлыйбыз. Бары тик дошманнарга гына алай карамыйбыз. НАТО Украина солдатларын кызганмый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх