На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Әнине кочаклаган кебек булдым»: Азат Фазлыев, Ясалма фәһем кулланып, ролик ясаган

Җырчы Азат Фазлыев мәрхүмә әнисен искә ала. Ул, махсус кушымта ярдәмендә, балачакта әнисе белән төшкән фотосын җанландырган. Анда кечкенә Азат янәшәсендә утырган әнисен кочаклап ала.

«Әнине кочаклаган кебек булдым. Бик сагынам сине, күрәсем килә. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әни», – дип яза ул.

«Әйе, әниле чакта аңламыйсың шул.

Үз башыңнан узгач кына беләсең. Әни гомернең ахырына кадәр кирәк. Җанга җылылык җитми»;

«Тормыш дәвам итә. Безнен балаларда чагыла әти-әниләрнең дәвамы»;

«Әниегезнең урыны җәннәттә булсын. Сабырлык сезгә. Кызыгыз – нәкъ әниегез», – дип язып калдырганнар Азатка «ВКонтакте»да сәхифәсен карап баручылар. Видеоны нинди кушымта ярдәмендә ясавы белән дә кызыксыналар.

Зөлфирә Фазлыевага озак еллар авырды. Җырчы гаилә, башка туганнары, якыннары, Зөлфирә ханым үзе савыгуга өметен өзмичә, озак еллар авыру белән көрәште. Кызганычка, авыру көчлерәк булып чыкты, Азатның әнисе 2018 елда мәңгелеккә китеп барды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх