На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

АКШ Президенты Израильгә ярдәм итмәячәген белдерде

АКШ президенты Дональд Трамп Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху белән әңгәмәдә, Кушма Штатлар Израильнең Иранга каршы гамәлләренә комачауламаячак, әмма һөҗүм итү операцияләрендә ярдәм күрсәтергә җыенмыйлар, дип белдерде. Бу хакта «The Wall Street Journal» мәгълүматын китереп, ТАСС хәбәр итә.

Элегрәк Трамп Тегеранны атом-төш программасы буенча килешүдән баш тарткан очракта мөмкин булган нәтиҗәләр турында кисәткән һәм Иран хакимиятен сөйләшүләр алып барырга чакырган иде.

Исегезгә төшерәбез: 13 июнь көнне Израиль һава көчләре Ирандагы максатларга ракета һөҗүме ясаган иде. Бу һөҗүм – 2 ил арасындагы 40 елга сузылган конфликт тарихында иң көчлесе. Израиль Иранның атом-төш объектларын һәм хәрби җитәкчелеген бомбага тоту максаты белән эш иткән. Нәтиҗәдә Иранда 78 кеше һәлак, 329 кеше яраланган. Иранның атом-төш объектларына зыян килгән, әлеге объектларда эшләүче галимнәр һәм хәрби җитәкчеләр юк ителгән.

Моңа җавап итеп, 13 июнь кичендә Иран Кораллы Көчләре Израильдәге хәрби максатларга ракеталар белән һөҗүм итте. Хәзерге вакытта 2 ил арасында ракеталар һөҗүме бара.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх