«Нинди кунак соң син? Шәрә к.тле кунак», – дигән сүзләр белән, Владивосток хатын-кызлары сәүдә үзәгендә бер турист туташны кибеткә кертмәгән.

Кыска шортылар, итәк кигән 3 яшь кыз Владивостокның «Вертикаль» дигән сәүдә үзәгенә килгән. Анда кибетләрнең берсендә туташларның юлына җирле хатын-кызлар аркылы төшкән.
Кибет төбендә торучы олы яшьтәге хатын-кызларның берсе: «Каян килдең, шунда кит. Бездә болай йөрмиләр. Ничек киенеп йөрүеңне кара. Нинди кунак син? Шәрә к.тле кунак!», – дип кычкыра.

Икенче бер хатын-кыз шәрә ботлы кызлар янына килеп, кыска шортылы, ачык күкрәкле кызга озын таяксыман нәрсә белән төркәли башлый.

Туташ үзенең кунак булуын һәм теләгән җиренә керергә хокуклы булуын аңлатмакчы була, әмма ул теләгәненә ирешә алмый. Аны кара тәнле ике иптәш кызы чыгу юлына таба алып китә.

Свежие комментарии