На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Диджей Радик рус эстрадасы артистлары банкетта ничә миллионга җырлавын әйтте

Татар дискотекаларын кыздырган, Мәскәү егете, диджей Радик яки Радик Яруллин хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Ул «ТМТВ» телеканалының «10 сорау» тапшыруында булды һәм алып баручы Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.

Ни өчен рус эстрадасы артистлары белән эшләмисең?

– Рус эстрадасына күчәргә тәкъдимнәр булды.

Чөнки мин – татар, әти-әни – татар. Без – шундый патриотлар! Әгәр мин үземне Россия шоу-бизнесына «тыксам», татарлар өчен булмаячак. Әгәр вакыт һәм көч булса, ике эстрада өчен дә эшләп булыр иде. Минем күбрәк татарлар өчен музыка язасым килә.

Кемнәр белән эшләдең?

– Мин күбрәк оештыручы буларак эшләдем. Россия эстрадасы җырчылары да бар. Мисал өчен, «Иванушки» төркеме.

Алар банкетта җырлап китү өчен күпме сорыйлар?

– Хәзер бәяләр артты инде. 1-3 млн сорыйлар...

Рәхмәт. Син әле Россия эстрадасына кереп китмәгәнсең, сине нормаль бәягә чакырып була.

– «Иванушки», Натали, Игорек, Шура, Никита Малинин, «Премьер-министр», «Руки вверх» белән эшләдек. Алар белән мин элемтәдә, алар кайвакыт миңа мөрәҗәгать итә. Мин ризалашмыйм.

– Рус эстрадасы артистлары аранжировка сораса?

– Анда бәя турында сүз бармый. Мин анда «тыгылсам», анда калам. Миңа татар эстрадасы кирәк булмаячак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх