На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Коронавирус пандемиясенә ярканат гаепле түгел икән

Базардан алынган генетик материал үрнәкләрен өйрәнгәннән соң, аларның коронавирус «бабасының» генетик характеристикалары белән туры килүе ачыкланды. Шул ук вакытта галимнәр, аның чыганагы ярканатларда булмаган, дип саный. Бу хакта «РБК» басмасы яза.

Коронавирус Кытайның Ухань шәһәрендәге Хуанань базарында тарала башлаган.

Моны «Cell» журналында бастырылган АКШ, Британия, Франция һәм башка ил галимнәренең тикшеренүе раслый.

«Хуанань базары – Уханьда иң күп кыргый хайваннар сатыла торган урын. 12 миллионнан артык халкы булган әлеге шәһәрдә даими эшләп тора торган 4 тере хайван базары бар. 2019 елның көзендә берничә сатучының янут сыман этләр, циветлар, бамбук күселәре, Малай дикобразлары, Амур керпеләре һәм Азия бурсыклары кебек тере хайваннарны законсыз сатулары билгеле. Кыргый хайваннарны сатучыларның күбесе базарның көнбатыш канатында урнашкан булган. Анда COVID-19 йоктыруның иң беренче һәм иң күп очраклары теркәлгән», – диелә басмада.

Коронавирус эзләре хайваннарны тоткан читлекләрдә, аларны ташу өчен кулланылган арбаларда, канализация агынтыларында һ.б. урыннарда табылган. Алынган үрнәкләр генетик яктан бөтен пандемия өчен уртак «бабасына» туры килгән.

Галимнәр вирус таралуының булырга мөмкин булган 2 вариантын атый: хайваннардан кешегә (кайсы төрдән икәнен төгәл билгеләп булмый) яки, киресенчә, вирусны базарга кешеләр алып килгән. Шул ук вакытта ярканатларның генетик материалы табылмаган. 2021 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үзенең докладында авыруның чыганагы дип нәкъ менә бу хайваннарны атаган иде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх