На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз композитор Айдар Минһаҗевка кияүгә чыга

Популяр композитор Айдар Минһаҗев «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәизгә тәкъдим ясаган.

Куанычлы вакыйга Айдар Минһаҗевның өй туе белән туган көнен берләштереп уздырган мәҗлестә була. Айдар Минһаҗев «Йолдызлар күп, бик күп» җырын башкара да Дилбәргә йөзек суза. Дилбәр башта аптырап кала. «Нәрсә дип әйтим икән, мин бит моның өчен килмәгән идем.

Ашар-эчәр өчен генә килгән идем», – дип шаярта ул һәм, озак уйламыйча гына, ризалыгын бирә.

Мәҗлестән видеолар белән алып баручы Илшат Исхаков бүлешә. «Бәйрәмебез көтелмәгән борылыш алды. Шундый шәп өйдә рәхәтләнеп яшәячәксез. Барысы да бар. Никахны үзем укыйм», – ди ул.

Парга барысы да матур котлау сүзләрен җиткерәләр, «әче» дип кычкыра башлыйлар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх