На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ни өчен эсседә газлы эчемлекләр эчәргә ярамый?

Эссе көннәрдә татлы эчемлекләрне эчү кандагы глюкоза дәрәҗәсенең кискен артуы аркасында сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Росбиотех университетының әчетү производстволары һәм шәраб ясау кафедрасы профессоры Марина Мойсеяк сөйләде, дип яза «Российская газета».

«Салкын газлы баллы эчемлек рецепторларның сизгерлеген киметә, шуңа күрә кеше аның никадәр татлы эчемлек икәнен сизми», – ди белгеч.

Шул ук вакытта газировкаларда глюкоза, фруктоза һәм сахароза өстәмә сусау тудыра, һәм нәтиҗәдә кеше кирәгеннән күбрәк эчә. Ә моның нәтиҗәсе кандагы глюкоза дәрәҗәсенең тиз күтәрелүе булырга мөмкин. Бу – энергиянең кискен сикерешен барлыкка китерә, ә аннары арыганлык башлана.

Моннан тыш, рецепторлардагы артык татлылыктан котылу өчен, кеше күбрәк су эчә, ә артык сыеклык булганда, йөрәккә йөкләнеш арта. Ләкин тагын бер куркынычы бар. Салкын татлы газлы су ашказанына начар йогынты ясый һәм II типтагы диабет үсешен китереп чыгарырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх