Татарстан трассасында 2 җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Кичә Татарстанның Минзәлә районында «Лада Веста» автомобиле руле артындагы 66 яшьлек йөртүче борылганда юл бирмәгән һәм 21 яшьлек егет идарә иткән «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Веста» автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән үлгән, ә аның 21 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.
Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли.
Свежие комментарии