На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

Кибеттән алган киемне кияр алдыннан ни өчен башта юарга кирәк?

Кибеттән сатып алган киемне кияр алдыннан юарга кирәк – аны кем киеп караганы һәм сатучы сәламәтме икәне билгесез бит. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.

Мәгариф дәүләт университетының табигый фәннәр факультеты доценты Александр Созыкин шул турыда аңлаткан.

Аның сүзләренчә, күпсанлы сатып алучылардан соң калган микроблар югач бетә, шулай ук пестицидлар булса – алар да юыла.

«Яңа киемне кияр алдыннан гигиена максатларында һичшиксез юыгыз (инструкция буенча). Шул очракта сез үзегезне инфекцион авырулардан һәм агрессив химик матдәләр йогынтысыннан коткарасыз», – ди ул.

Биолог сүзләренчә, мамык куакларын кырда үскәндә химик матдәләр белән эшкәртәләр. Пестицидлар киҗе-мамык киемдә калырга мөмкин. Шулай ук тукымалар интенсив сәнәгать эшкәртүе аша уза. Бу вакытта актив химик матдәләр, шул исәптән формальдегидлар да кулланалар. Ак киемне хлор һәм водород перекисе белән агартып, товар рәвешенә китерәләр.

Өстәвенә, кием нинди складларда, нинди шартларда саклануын да, күчереп йөрткәндә кая төшеп китүен дә белмибез. Шуңа күрә кияр алдыннан яңа киемне юып алу хәерле.

Ссылка на первоисточник
наверх