На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Илнат Фәрхуллин концертлары вакытында тәнәфестә ашарга пешерерме?

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты, җырчы Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә ашарга пешерә белүен, алай гына да түгел, яратып пешерүен дәлилләп, видеолар белән уртаклашып тора. Бу юлы ул «бишбармак» пешергән.

Ашарга әзерләгәнен төшергән һәр видео «күбәләк» дип кинәт җырлап җибәрү белән тәмамлана.

Кайбер кешеләр видеоларны нәкъ менә шул «күбәләк»не ишетү өчен генә каравын да яшерми. Яңа видеога комментарийда җырчыга «Күбәләк» дигән ресторан ачарга тәкъдим иткәннәр.

«Күбәләк очты» – Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән

«Бу елда концертларыгызда тәнәфес вакытында ашарга пешерергә уйламыйсызмы? Рәхәтләнеп килер идем», – дип язучыга «ә бу – идея» дип җавап биргән Илнат Фәрхуллин.

«Кәләшеңә повезло», «Бигрәк уңган бит», – дип мактап та, көнләшеп тә язучылар бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх