На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

«Кирәген бирдем!»: Зәринә Хәсәншинаның әнисе студент вакытында булган вакыйганы сөйләгән

Җырчы, блогер Зәринә Хәсәншина әнисе Фәнисә ханымнан яшьлегендәге кызыклы вакыйгалар турында сөйләткән.

Фәнисә ханым шәһәргә укырга килгәч, ничек үзен яклавы, хәтта бер яшьтәшен кыйнавы турында сөйли. Зәринә исә: «Зәңгәр сапоги белән кыйнап үтерә язган теге кызны. Ул ханым мине карап бармыйдыр, дип өметләнәм», – дип язган.

– Без авылдан шәһәргә укырга килдек. Рәтле кием-салым да юк бит инде. Кемдер, «Детский мир»да очсыз гына көзге сапоги сатыла, диде. Ул вакытта без көзге сапогиның ни икәнен дә белмибез бит. Аның асты - резина, өсте - чүпрәк, зәңгәр төстә иде. Җыелышып бардык та алдык. Ул минем өчен шундый матур иде. Училищега кичке ашка кереп барабыз. Авыл кызларында бөтенесендә шул. Шәһәр кызлары бер почмакка баскан, мин артта йөрим бит инде. Бер кыз, «зәңгәр сапогиеңны бир әле» дип, мине төрткәли башлады. Малайлар да басып тора. Гарьлегем бугазыма менде. Сапогины салдым. Ничек үтермәдем теге кызны?! Беркем бер сүз әйтми. Теге кыз килмәкче миңа, минем куллар көрәк хәтле бит. Сапогины салдым да тәпәлим тегене, аннары икенчесен салдым да, авызына китерәм тегенең, «мә сапогины, ки» дим. Кирәген бирдем.

Икенче көнне мине директорга чакыралар. Мастер ачулы, мине бәреп үтерә инде хәзер, дип уйлыйм. Директор – тәбәнәк кенә буйлы абый.

«Нәрсә, авылдан килеп сугышып ятасыңмы?» – ди.

Тамагыма төер тыгылды. «Ник миннән көлә? Мин – комбайнчы баласы. Булса, мин дә юньлене кияр идем», – дидем.

«Маладис, кызым, үзеңне кимсеттермә», – дип, килеп, башымнан сыйпады.

Шулай бераз сугышып, мин авторитет яуладым. Шуннан соң миңа бер шәһәр кызы да, шәһәр малае да сүз әйтмәде.

Ә башкалардан көләләр иде. Теге кыз да әллә каян гына карап йөри башлады. Әмма сапогисыз калдым, ул теге кызны тәпәләп эштән чыкты.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх