На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Казанда клиентын агулап үтергән таксистны 17 елга колониягә хөкем иттеләр

Татарстанның Югары суды пассажирларны «шифалы су» эчертеп агулаган 56 яшьлек такси йөртүчене 17 елга махсус режимлы колониягә хөкем итте. Шулай ук Игорь Зубрилин мораль зыянны компенсацияләү өчен 3 млн сум түләргә тиеш булачак.

2022 елның декабреннән 2023 елның гыйнварына кадәр Зубрилин төгәл алгоритм буенча эш иткән – ул клиентларга һөҗүм схемасын җентекләп уйлаган.

Пассажирларга көчле дарулар салынган шифалы су эчерткән.

«Зыян күрүчеләр аңнарын югалтканнан соң, ул җинаятьләр кылган», – дип ассызыкладылар Татарстан прокуратурасы вәкилләре телеграм-каналда.

Таксист пассажирларын йоклатып, аларның кыйммәтле әйберләрен урлаган. Аның гамәлләреннән зыян күргән бер пассажирның гомере өзелгән, берничәсе зыян күргән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх