Тәһранда ХАМАС политбюросы җитәкчесе Исмаил Ханияне үтергәннәр. Ул Иранның яңа сайланган президенты Масуд Пезешкианның инаугурацисенә килгән булган. Бу хакта Иранның дәүләт порталы Press TV хәбәр итә.
ХАМАСның Иран башкаласы Тәһрандагы резиденциясенә ракета һөҗүме булган. Исмаил Хания инаугурациядән соң резиденциягә кайткан булган, дип Иранның mehrnews.
com агентлыгы. ХАМАС лидерның «газапланып үлүе җавапсыз калмаячак», дип белдергән.Исмаил Ханиянең тән сакчысы да һәлак булган. Иран ракета һөҗүмен тикшерү башлаган.
ХАМАС Исмаил Ханияне Израиль үтерде дип белдергән.
Израиль хәрбиләре бу гаепләүгә каршы CNNга «чит ил мәгълүмат чараларының хәбәрләрен шәрехләмибез» дип белдергәннәр.
Исмаил Хания 1962 елгы. Ул Палестинада, Газзә шәһәрендә качаклар гаиләсендә туган. Студентлар берлеген җитәкләгән, 1987 елда Палестинаны бәйсез гарәп дәүләте итеп тануны, Израильне юкка чыгаруны максат итеп куйган ХАМАС хәрәкәтендә. (ХАМАС – «хәрәкәт әл-Мукавама әл-Исламия» – гарәпчәдән «ислам каршылык хәрәкәте»). 2004 елдан – ХАМАС җитәкчесе.
Исмаил Хания родился в 1963 году в лагере палестинских беженцев аль-Шати в Газе. В 1987 году окончил факультет арабской литературы Исламского университета Газы.
1988 елда каршылык хәрәкәте алып барган өчен кулга алына, ярты ел Израиль төрмәсендә яткач, Ливанга депортацияләнә. 1993 елда Газзәгә кайта, Ислам университетында декан булып эшли. 1997 елда «ХАМАС» лидеры Әхмәд Ясин канцеляриясен җитәкли, 2004 елда, ул үтерелгәч, премьер-министр. 2006 елда Палестина хакимиятенә сайлауда ХАМАС җиңеп чыга. 2007 елда Газзәдә хакимиятне ХАМАС үз кулына ала.
2014 елда премьерлыктан китә. 2017 елдан ХАМАСның политик бюросы җитәкчесе.2018 елда АКШ Исмаил Ханияне «глобаль масштабтагы аеруча куркыныч террорчы» дип игълан итә. Халыкара суд быел май аенда Исмаил Ханияне кулга алырга ордер сорады. Соңгы елларда Хания ХАМАСның штабында – Катарда яшәгән. Шулай ук ул Гыйракта яшәгән дип язучылар да бар. Ханияне дөньядагы иң бай палестиналы дип яздылар, аның шәхси байлыгы 4 миллиард доллар, диделәр. Исмаил Хания өйләнгән, аның 13 баласы бар.
Израиль белән ХАМАС арасында мөнәсәбәтләр былтыр октябрь аенда тагын сугыш халәтенә әйләнде. 7 октябрьдә ХАМАС сугышчылары Израильгә бәреп керделәр. Исмаил Хания моның сәбәбен Иерусалимдагы Әл-Акса мәчетенә карата дошмани мөнәсәбәт белән аңлатты. Израиль Газзәдә ХАМАСка каршы сугыш башлады, ул сугыш әлегә кадәр дәвам итә.
Исмаил Хания апрель аенда Израильнең Газзәгә һөҗүме вакытында 3 улының һәм берничә оныгының һәлак булуын әйтте. Сугыш башланганнан бирле Ханиянең алтмыштан артык гаилә әгъзасы үлгән.
Россия Тышкы эшләр министр урынбасары Михаил Богданов Исмаил Ханияне үтерүне «кабул ителмәслек сәяси үтерү» дип атады. Төркия дә Исмаил Ханияне үтерүне гаепләп чыкты.
Свежие комментарии