«Карачаево-балкарский мир» дип аталган газетада 2020 елда чыккан язма тагын челтәргә чыкты. Варис Батдыев авторлыгында чыккан язмада Дональд Трампның карачәй булуы өч сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, «Трамп» карәчәй халкына бик охшаган икән – тышкы кыяфәте белән дә, холкы белән дә – беренчелекне ярата, ди.
Икенчедән, карачәй халкында «трам» дип аталган нәсел булган. Трамовлар хәзер Абазия, Абхазия, Балкариядә яши икән. Карачәй халкының җитәкчеләренең берсе, шушы Трам-хан 1400 елларда Европага – Германиягә китеп төпләнеп калган, аннары шуның нәселе Америкага күченгән, имеш. Дональд Трампның чыгышы белән Германиядән булуы, бабаларының алман икәнлеге билгеле.Варис Батдыев фикеренчә, Трамны «Трам-бий» дип атаганнар, шул сәбәпле, Трампка әйләнгән. Дональд Трампның бабасы Трамп бабай белән Трамп-бий – бер кешеләр булып чыга.
Бу язма чыккач, 2020 елда ук журналистлар Варис Батдыевка шалтыратып, бу язмасына реакциясе белән кызыксынганнар. Варис Батдыев язманың укучыларга ошамавын әйткән – шалтыртып, тәнкыйтьләүчеләр дә булган.Әмма кемнәрдер моны юмор дип кабул иткән – ясалма фәһем ярдәмендә Трампны карачәйчә «сөйләштереп», ролик ясаганнар. Дональд Трампның «Әссәламәгаләйкүм!» дип исәнләшүе генә дә ни тора!
Батдыев әле дә Дональд Трамп карачәй милләтеннән дип ышанып яши икән. Ул АКШ президентына генеаологик тест ясатырлар һәм аның карачәй халкыннан икәнлеге ачыкланыр дип ышана икән.
Карачәй һәм татар халкы кардәш халык икәнен исәпкә алсак, Дональд Трампта татар эзләре дә табарлар әле!
Свежие комментарии