На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Казанда косметолог биргән витаминнар аркасында кеше үлгән

Казанда махмырдан капельница куйганнан соң ир-ат үлеме буенча җинаять эше ачылган. Капельница куйган косметолог ышандырганча, ул вафат булган иргә элек тә витаминнардан капельница куйган, һәм бернинди начар нәтиҗәсе дә булмаган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Энҗе Сиагатова үзен «топовый косметолог» дип тәкъдим итә, капельницалардан тыш, плазмотерапия (кан плазмасы инъекциясе) ясавын һәм бәйлелекләрдән дәвалавын әйтә.

Клиенты үлгәч чыккан низагтан соң, ул үлгән Виталийның да, аның хатыны Регинаның да элекке наркоманнар булуын һәм аларны күптәннән инде бәйлелектән дәвалавын, шуңа күрә витаминнардан соң бернинди начар нәтиҗә булыр дип уйламавын әйткән.

Капельница куйгач, ир белән хатынның хәле начарлана, алар кан коса башлый.

Виталийга куйган капельница шприцында көчле транквилизатор һәм нейролептиклар эремәсе калдыклары табыла, наркологлар мондый препаратларны гадәттә озак вакыт эчкән кешеләргә куя. Хәер, Регина сүзләренчә, ул бала тапканнан соң шешенүдән коткара торган һәм иммунитет күтәрергә булыша торган витаминнар гына кадавын сораган. Регина тернәкләнеп китә алган, ә ире юк – хроник гастрит аркасында аның эчке кан китүләре башлана.

Һәлак булган ирнең хатыны нинди дә булса бәйлелекләре булуын кире кага. Аның сүзләренчә, ире машина йөртүче булып эшләгән һәм алкоголь бөтенләй эчмәгән, өстәвенә, экспертиза да аның канында спирт яки башка матдәләр тапмаган.

Энҗе Сиагатова белдергәнчә, Виталийның гаиләсе тапшырган анализлар өчен хәзер аннан 200 мең сум акча таләп итә. Бу косметологның ИПсы юк, мондый белешмәләре булган физик зат быел банкротлыкка чыккан. Үлем факты буенча «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» буенча җинаять эше ачылган.

Ссылка на первоисточник
наверх