Шунда Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Айдар Хафизов белән бәйле булган хатирәләр белән уртаклашты – Айдар абый труппадагы башка артистлардан бик нык аерыла иде. Ул бик белемле, оригиналь кеше иде. Соңгы елларда безне шаккатырды – умарталык белән мавыгуын белгәч, мин – «Айдар абый, ул бит бик катлаулы әйбер, каян өйрәндегез?», – дип сораган идем.
- Менә – китаплардан, – дип, өендәге китапларны күрсәтте, өелеп-өелеп китаплары тора иде. Ул бик күп укый, әдәбиятны бик әйбәт белә иде. Белә генә түгел, аны төптән, тирәннән аңлый иде. Аның шахмат уйнаганын күрсәгез! Мин бер мәртәбә карыйм, бүлмәдә компьютер артына утырып, шахмат уйный, исем китте – «Кем белән уйныйсыз соң сез?», – дим.
- Мин инде туйдым үзебезнекеләр белән уйнап, мин...
ДӘВАМЫ:https://intertat.tatar/news/aidar-xafizov-5866208
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии