На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Ак табутта җирлиләр». Яшь кыз Катарда һәлак булган

Саранскида яшәүче 25 яшәүче кыз Катарга киткән һәм шунда һәлак булган. Аны ак табутта җирләгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2 декабрьдә Катар башкаласы Доха шәһәрендә була. Анастасия исемле бу кызны кунакханә тәрәзә төбендә табалар. Табиблар аңа ярдәм итә, кыз бик нык имгәнгән була.

Анастасиянең ничек үлүе хәбәр ителми.

Саранскида ул маникюр ясаучы булып эшли, клиентларына, тиздән кайтам, дип китә. Барысы да аның кайтуын көтә. Эштә аның турында бары яхшы фикерләр генә әйтәләр. Анастасия эшләп аргач, ял итәргә китә, ул Катарга акча эшләргә барган, дигән версия дә бар.

«Мин шундый якты һәм тормыш сөючән кыз үз теләге белән үлгәнгә ышанмыйм. Акырып елыйм. Мин ышанмыйм», –ди яза Мордовиядә танылган блогер, ул – Анастасия эшли торган салон хуҗасы.

Аннары ачыкланганча, Анастасия соңгы елларда шактый кыенлыклар кичерә. Яраткан атасы үлгәч, ул депрессиягә китә, хәмер эчә башлый. Аны махсус реабилитация үзәгендә дәвалыйлар. Анастасия кризисны җиңде, дип саныйлар.

Хәзер Анастасиянең мәетен туган илгә кайтару өчен 3 млн сумнан артык акча кирәк булган. Ярдәмне социаль челтәрләрдә берничә көн эчендә җыйганнар.

Мәрхүмәне 11 декабрьдә җирләгәннәр. Туганнары, дуслары, клиентлары Анастасияне ак һәм алсу розалар белән озаткан, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх