На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Салават шәһәрендә яшәүче кеше шаурма ашагач, комага киткән

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче ир-ат шаурма ашаганнан соң, комага киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

2023 елның апрелендә ир-ат кафеда шаурма ашый. Аннары хәле китә. Ир-атны ата-анасы критик халәттә таба, ашыгыч ярдәм чакыралар.

«Ир-атны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә критик халәттә китерәләр – ул комада була.

Пациентның бөерләре, бавыры, үпкәләре эшләми. Комадан чыккач аны санавиация белән Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Биредә ул озак вакыт реанимациядә ята, аннары нефрология бүлегенә күчерәләр», диелә хәбәрдә.

Ир-атның эшмәкәрләргә карата мораль компенсация таләп иткән дәгъвасы буенча Салават шәһәре суды чыгарган карарны Башкортстан Югары суды үз көчендә калдырган. Суд бу кешегә мораль зыян өчен шәхси эшмәкәрләрдән 800 мең сум түләттерү турында карар чыгарган, диелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх