На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Каймаклы печенье рецепты

Бик җиңел әзерләнә торган печенье рецепты.

Камыр өчен кирәк: 250 грамм ак май яки маргарин, 300 грамм каймак, 2,5-3 стакан он, ярты чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), аз гына шикәр комы.

Бүлмә температурасында йомшарган ак майны кибет каймагы белән бутарга. Аннары чамалап кына он һәм көпшәкләндергеч өстәп, кулга ябышмый торган йомшак камыр басарга.

Йомырка кирәкми һәм бу вакытта шикәр комы да салынмый. Майлы-каймаклы камырны кимендә 30 минутка суыткычка куярга.

Күпмедер вакыт үткәч, салкын камырны 5 миллиметр калынлыкта җәяргә һәм стакан яки башка кечерәк савыт белән түгәрәкләр кисеп чыгарга. Табага тезгәндә һәр печеньеның өстен шикәр комына батырып алырга.

Баллы булуын теләмәсәгез, шикәр урынына мәк, кунжут, тмин кебек берәр нинди орлыкка манарга мөмкин.

Печеньелар 200 градуска кадәр кызган газ мичендә 15 минутта пешә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх