Казанда җәяүлеләр кичүендә 7 яшьлек малайны машина таптаган. Сабый үлгән. Әлеге фаҗига мизгелләрен «Татарстан 24» каналы күрсәтте.
28 ноябрьдә Чуйков урамында булган фаҗигане прокуратура тикшерә.
Якынча белешмә буенча, 18.30 сәг тирәсендә «Haval» машинасы баланы бәрдерә. Машина белән 23 яшьлек егет идарә итә.
Малай светофорның кызыл төсенә юлга чыгуы хәбәр ителә.Сабыйны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерәләр. Тик ул аңына килмичә үлә.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии