На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр: шедеврлар, нафталиннар һәм «Бусы кем тагын?»

Тукай премиясенә кандидатларның иҗатына «Интертат»ның мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтовадан традицион күзәтү.

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алырга күпме кеше дәгъва белдергәндер – анысын төгәл генә белмим, бары тик Комиссия «иләген» аша узып 10 кандидат чыкканлыгы билгеле.

Шулар арасыннан кимендә 3 бәхетле кеше Тукай премиясе лауреаты һәм «миллионер» булачак (Тукай премиясенең күләме 1 млн. сумны тәшкил итә).

Исемлеккә эләкмәгән дәгъвачылар арасында быел 95 яшен тутыручы олпат шәхесебез Мәсгут Имашев, драматурглар Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди, язучы Фәтхулла Абдуллин, режиссер Рөстәм Галиев, рәссамнардан Рифкать Вахитов һ.б. булган, ди. Моннан 21 ел элек куелып, быел яңартылып, 3 мартта тамашачыга тәкъдим ителгән «Тамырлар» кантатасы булган, диләр.

Соңгысы турында тулырак язам. «Кантатаның музыка җитәкчесе һәм дирижеры, Татарстанның халык артисты һәм сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге дәүләт бүләге премиясе лауреаты, «La primavera» Казан дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе – Рөстәм Абязов. Шагыйрь Сөләйман шигырьләренә Роза Мөхетдинова иҗат иткән әлеге музыкаль әсәр тәүге тапкыр узган ел Казанда зур уңыш белән үткән иде. Кантатаның эчтәлегенә килгәндә, ул тулысы белән тарихыбызга багышланган. Җырларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге «Хыял» камера хоры, Россиянең атаказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев, Татарстанның атказанган артисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, халыкара бәйгеләр лауреаты «Фәридә – Алсу» дуэты башкара. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Айрат Арсланов, Татарстанның халык артисткасы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Наилә Гәрәева һәм Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов нәфис сүз сөйләячәк. Кантатаны сәхнәгә куючы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев», – диелгән 2005 елның декабрендә «Татар-информ»да чыккан хәбәрдә. Ул кичәдә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша да чыгыш ясагандыр инде, күрәсең, югыйсә Тукай премиясенә баручылар исемлегенә кертмәсләр иде, нигәдер ул чактагы хәбәргә фамилиясе керми калган – була торган хәл.

Кыскасы, быел Тукай премиясенә Рөстәм Абязов, Фәнис Җиһанша, әлбәттә, Гөлзада Сафиуллинадыр, һ.б. тәкъдим ителәсе булган. Димәк, концерт программалары өчен 2003 елда бер мәртәбә Тукай премиясен алган Рөстәм Абязовның икенче тапкыр тәкъдим ителүе булган. И-и-и, ул икенче тапкыр алырга чыкса, безнең бит күпме бөекләребез икенче кат чиратка басачак, ә без әле беренче мәртәбәсен биреп бетерә алмыйбыз, инде бетте болар, яшьләргә күчик, дигәндә генә, әллә каян гына киләләр дә чыгалар гел онытылып беткән бөекләр.

Гөлзада ханымның әлегәчә Тукай премиясе лауреаты булмавы кызганыч, бик кызганыч.

Комиссия әгъзаларының тиешле сандагы тавышын җыеп, үз кандидатурасын «халык хөкеменә» тапшыру бәхете елмайган язучылар – өчәү. Мөгаен, дүртәү, дисәк, дөресрәктер, чөнки 4 кеше – Язучылар берлеге әгъзасы. Әмма берсе – Георгий Ибушев – беренче чиратта, әлбәттә, җырчы буларак карала. Ул Язучылар берлегенә яңа гына кабул ителде, мөгаен, Берлек әгъзалыгына таныклык та Язучылар берлеге корылтаенда тапшырылыр.

Язучылардан икесе Язучылар берлеге идарәсе аша тәкъдим ителде. Димәк, аларны (берсен генә булса да) үткәрү Берлек рәисе һәм алга таба да Берлек рәислегенә кандидатурасын куячак Ркаил Зәйдулланың намус эше булып чыга. Хәер, нигә икесен генә, Ркаил Рафаилович комиссия утырышында Мансур Гыйләҗев кандидатурасы өчен дә тартыша ала – анысы да гөнаһ түгел, драматургның кандидатурасы Идарә аша чыкмаса да, бүген дә актив иҗат итүче күренекле язучыларыбызның берсе.

Язучылардан иң яше Мансур Гыйләҗев – аңа 64 яшь, Рафис Корбанга – 68 яшь, Раниф Шәриповка – 74.

Рафис Корбан – шагыйрь, прозаик

Рафис Корбановның («Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияты җыентыгы өчен) Тукай премиясенә беренче генә омтылышы түгел, үзе Язучылар берлеген җитәкләгән вакыттан бирле омтыла.

Рафис абый бик актив иҗат итә – роман арты романны язып кына тора. Язучылар берлеге идарәсе аша үтүе аның шансларын арттыра, әлбәттә.

Раниф Шәрипов – шагыйрь

Раниф Шәрипов («Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен) хәрби хезмәттә төзәлмәс яралар алган хөрмәтле язучыбыз. Гомере буе актив иҗат итә, иҗатын интернет аша пропагандалый, мөгаен, чиктән ашкан тыйнаклыгы – аның кимчелегедер. Тукай премиясенә кандидатлар караганда аның исеме идарәдә чагылгаласа да, Тукай премиясенә кандидат булмады шикелле. Быел нәкъ менә Идарә аша чыгу аның да шансларын арттырырга тиеш.

Мансур Гыйләҗев – драматург, киносценарист

Мансур Гыйләҗев («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б. пьесалары кергән «Словарь любви» пьесалар җыентыгы өчен) Тукай премиясенә кандидат булгалаган кеше. «Кандидат булып рекорд куярмын инде, әзер документларны ел саен илтәм дә бирәм», – дип шаяртканы бар.

90нчы елларда татар тамашачысы татар театрына Мансур Гыйләҗев язган «Казан егетләре» кебек комедияләргә йөрде, дөньяның асты өскә килгәндә, Мансур Гыйләҗев әсәрләренә кызыгып, театрга сукмагын өзмәде, дисәм, пафослы яңгырамасмы икән? Тукай премиясе лауреаты, Станиславский премиясе лауреаты, «Алтын битлек» алган спектакль режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның диплом спектакленең – татар театры тарихына кереп калган «Бичура»ның пьеса авторы да – Мансур Гыйләҗев. Ничектер үз вакытында Тукай премиясе аны читләтеп үткән икән шул. Кыскасы, «Бичура» кебек пьесалар, «Ахырзаман» кебек легендар спектакльнең инсценировкасын язган драматургны, татар кинематографиясе тарихына кергән «Күктау» фильмының сценарий авторын онытканбыз.

Кызык инде, татар киносының һәм 90нчы еллар драматургиясенең нигезендә торса да, Язучылар берлегеннән дә, Кинематографистлар берлегеннән дә, Театр әһелләре берлегеннән дә тәкъдим ителмәгән. Кыскасы, драматург бөтенесе өчен икенчел булып чыгамы? Шушы иҗади берлекләрнең рәисләре аны яклап тавыш бирәчәкме? Әллә Равил Сабыр язганча, безгә исән драматург бөтенләй кирәкмиме? Ә Мансур бит әле исән, һәм ул иҗатта, иҗат итәр өчен, ул «теге дөньяны» да күреп кайтты. Аллага шөкер, кайтты!

«Казанга Тукай кайткан» – Камал театры спектакле

«Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов.

Миңа калса, Казанда тамашачы билетны кырып-себереп алып бетереп аншлаг белән йөри торган берничә затлы спектакль бар. Шуларның берсе – Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев куйган «Туган-тумача», икенчесе – Камал театрындагы «Казанга Тукай кайткан», башкаларын, зәвыгыгызга нигезләнеп, өсти аласыз.

Мин бу спектакльләр ошый. Бу очракта «Казанга Тукай кайткан» спектакле турында сүз бара икән, ул Резеда Зәйниева белән Айдар Җаббаровның Тукайны бронзадан аралап тере кеше итеп күрсәтүе белән кадерле. Эмиль Талиповның гаҗәеп уены белән кадерле. Каршы агымнар да юк түгел, мондый Тукайны кабул итә алмаучылар да бар, ләкин бу әсәрне иҗат итүче команда Тукай премиясенә лаеклы кандидатлар өчлегенә керәдер дип уйлыйм.

«Иакинф» – балет спектакле

«Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин.

«Иакинф» балетының авторлары – композитор Резеда Ахиярова белән либретто авторы Ренат Харис. Алар инде күптән Тукай премиясе лауреатлары булу сәбәпле (Ренат Харис 1997 елда «Хисемнең исеме» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен, Резеда Ахиярова 2008 елда «Шагыйрь мәхәббәте» операсы өчен), дәүләт бүләгенә проектка читтән чакырылган иҗатчылар тәкъдим ителгән. Айрат Кашаев – чакырылган дирижер, Александр Полубенцев – чакырылган хореограф.

Иакинф партиясен башкаручы Илнур Гайфуллин – Уфада хореография училищесы тәмамлап, 6 ел Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән егет, 2013 елдан бирле Казанда иҗат итә.

Сүз уңаеннан, Иакинф партиясен Татарстанның атказанган артисты Михаил Тимаев та башкарды – әмма аның Тукай премиясе бар инде. Татарстанның атказанган артисты, күп проектлары белән дан казанган Олег Ивенко да башкарган булырга тиеш – аның рольләре исемлегендә Иакинф бар. Җитәкчелек Илнурны аерып чыгаруны кулай күргән, димәк.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, яңа гасырда дип әйтик, 2 милли опера һәм 3 милли балет чыгарды: «Йосыф кыйссасы», «Алтын Урда» һәм «Иакинф» балетлары, «Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Сөембикә» опералары. Аларның берсе – Россия дәүләт премиясенә, башкалары һәркайсы Тукай премиясенә тәкъдим ителде һәм беренче кул сузудан ук ала килделәр шикелле. Ә менә профессиональ премияне – «Алтын битлек»не алганнары булмады.

  • 2005 елда «Йосыф кыйссасы» дәүләт премиясен алды. «Муса Җәлилгә 1956 елда Ленин премиясе бирелә, ә без – композитор Леонид Любовский, балет артисты Нурлан Канетов һәм «Йосыф кыйссасы» балетының либретто авторы Ренат Харис – Ленин премиясе дәрәҗәсендәге дәүләт премиясен 49 елдан соң Татарстанга алып кайттык. Президент Владимир Путин шул премия тапшырганда, мин: «У каждого народа – свой герой... Плечо к плечу стоят Алып с Ильей – одной Земли, одной Отчизны дети!..» шигыремне укыдым. Мәскәү Кремленең Георгий залы аны алкыш белән кабул итте», – дип сөйләде бу хакта Ренат Харис.
  • «Шагыйрь мәхәббәте» операсы өчен 2008 елда композитор Резеда Әхиярова, Тукай партиясен башкаручы чакырылган солист Әхмәт Агади, чакырылган дирижер Виктор Соболев, чакырылган режиссер Михаил Панджавидзе Тукай премиясенә ия булды.
  • «Алтын Урда» балеты өчен 2015 елда театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, чакырылган балетмейстер Георгий Ковтун, солистлар Кристина Андреева һәм Михаил Тимаев Тукай премиясенә ия булды.
  • «Сөембикә» операсы өчен 2020 елда дирижер Ренат Салаватов, чакырылган режиссер Юрий Александров, чакырылган рәссам Виктор Герасименко, Сөкембикә партиясен башкаручы солистларның берсе Гульнора Гатина Тукай премиясенә ия булды.

Ниһаять, яңасы да тәкъдим ителде һәм, «Казанга Тукай кайткан» спектакле белән беррәттән, Тукай премиясенә дәгъва итә.

Чулпан Закирова – хореограф һәм җитәкче

Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл», «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен.

Чулпан Закирова – Татарстанның халык артисты, биюче, хореограф, үз вакытында «Казан» милли-мәдәни үзәге базасында оешкан, хәзер «Чулпан» мәдәният үзәгендә иҗат итүче «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Заманында Камал театры прималарының берсе булган, хәзер дә гаҗәеп затлылыгын саклап кала алган, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина һәм озак еллар Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләгән Ринат Закировның бердәнбер кызлары.

Чулпан ханым Тукай премиясенә кайсыдыр бер иҗат җимешен биреп, «арбасына» коллективыннан кешеләр алып тормаган. Әйтик, «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектаклендә ул – идея авторы, ә башкаручылар – башка кешеләр.

«Казан» бию ансамбленең иҗаты белән якыннан кызыксынганым булмагач, фикерем дә, фаразларым да юк.

Георгий Ибушев – җырчы һәм шигырьләр иҗат итүче

Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен. Әйе, Георгий дәдәй шигырьләр яза, ниһаять, Язучылар берлегенә дә кабул ителде.

Георгий Ибушевка 67 яшь. 40 ел буе Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әдәби-музыкаль лекториендә эшли. Сирәк тавыш иясе – тенор-альтино. Бу тавыш турында «Тенорның ультра-югары төре, югары ноталарның яңгыравы белән үзенчәлекле, югарылыгы һәм тембры белән хатын-кызның альт тавышына якынлаша, әмма ирләр тавышы тасвирламаларын саклый», – дип язылган.

Георгий Мефодиевич Ибушев – керәшен татары. Ул, Тукай премиясенә тәкъдим ителергә карар кылганда, Татарстан керәшен җәмгыятенең дә хәер-фатихасын алгандыр һәм алга таба да аларның җылы сүзенә өметләнәдер.

  • Дөрес, 2023 елда күренекле фольклорчы галим Геннадий Макаров, керәшен халкының данлыклы улы, татар музыка фольклорын өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен тәкъдим ителгән иде дә, ни кызганыч, насыйп булмады.

Миңа калса, Георгий Ибушев – Илһам Шакиров исемендәге премиягә иң лаек кандидат.

Юрий Гвоздь – документаль фильмнар режиссеры һәм операторы

Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен.

Кинорежиссер Татарстанның Кинематографистлар берлеге аша тәкъдим ителгән, димәк, Илдар Ягъфәров җитәкчелегендәге идарә бу фильмнарны сәнгать әсәре дип таныган. Тәкъдим ителгән эшләре – нигездә Татарстан субсидиясе белән төшерелгән документаль фильмнар.

Юрий Константинович Гвоздьга – 75 яшь. Фамилиясе Гвоздь булса да, әнисе Галия Вафина – Арча районының Кушлавыч авылыннан, Юрий дәдәй үз татарыбыз булып чыга.

Әлегә Татарстанда кинематографистларның Тукай премиясе алганы юк. Гәрчә дәгъва итештергәннәре булса да. Югыйсә, татар кинематографиясе тарихында калырдай эшләребез дә юк түгел. Шул ук «Күктау», «Зөләйха», «Бибинур» һәм башкалар. Кинога дәүләт премиясе бирергә кирәк, дип табабыз икән, беренче чиратта шулар каралырга тиеш түгелмени?

Юрий Гвоздьнең Тукай премиясенә тәкъдим ителгән 4 фильмына күз йөртеп чыгыйк. Мин аларны интернет киңлекләрендә таба алмадым, шуңа күрә интернеттан «сөзеп алынган» белешмәләрне генә кулланам.

  • 26 минутлык «Поэт на все времена» нәфис-документаль фильмы шагыйрь Һади Такташның тормышына һәм иҗатына багышланган (сценарий авторы – Эльвира Кудрецкая). «Фильмда гаилә альбомыннан фотолар һәм дәүләт архивыннан кинохроника кадрлары кулланылган; шигырьләре кинолента өчен нигез итеп алынган» дип язылган фильм турында белешмәдә. Шагыйрь ролендә – Камал театры артисты Эмиль Талипов. Фильмның рус телендәге версиясенең презентациясе 2012 елның башында булган.
  • «Возвращение памяти» – нәфис фильм элементлары кертелгән документаль фильм. Премьерасы 2014 елда булган. «Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгы нигез итеп алынган, һәм бу вакыйга Баратынский утарында яшәүчеләрнең язмышы аша күрсәтелгән. Тамашачылар архив документлары, көндәлекләр, ул вакыйгаларны күрүчеләр язып калдырган мемуарлар аша ул чор рухын тоя алачак», – диелгән булган фильм турында белешмәдә.
  • «Духовные родники Татарстана» – Татарстан халыкларының Сабантуй, Каравон, Семык кебек милли бәйрәмнәренең видеокүренешләре. «Отрадно, что руководство республики не забывает о священных родниках, бьющих из глубин столетий» дигән пафослы кадр арты текстлары белән төшерелгән фильм ул. Әлеге фильм 2019 елда Казан мөселман кинофестиваленең Милли кино номинациясендә премия алган, ди.
  • «Краски памяти» фильмы агач архитектураны саклауга багышланган. Фильмда ТР Рәисе Олеся Балтусова да төшкән, премьерада фильмны мактаган, ди.

Рөстәм Шәмсутов – рәссам

Рөстәм Шәмсутов – «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен.

Рәссам, архитектор, сәнгать фәннәре кандидаты, КГАСУ доценты Рөстәм Шәмсутовка 59 яшь.

Рөстәм Шәмсутов – киңкырлы иҗади шәхес. Әмма аның «Балчыклы китап» керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе турындагы мәгълүматны интернет киңлекләрендә тапмадым. Интернетта «Глиняная книга» дип җыйсаң, Олжас Сөләймановның шул исемдәге китабы гына тәкъдим ителә.

Рифкать Якупов – фотограф

Алгы планда – Рифкат Якупов

Фото: © Рамил Гали

Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

Рифкать Якуповка 80 яшь. Камал театрының фоторафы. Фотографлар соңгы елларда үз иҗатларын Тукай премиясенә актив тәкъдим итәләр. Рифкать абый Тукай премиясенә 2022 елда тәкъдим ителгән иде инде. Аның артыннан башкалар да көчләрен сынап карадылар.

Фотографиянең сәнгать булу-булмавы турында бәхәс куертасым килми...

Бәхәс куертырга болай да кызык әйберләр җитәрлек монда...

 

Ссылка на первоисточник
наверх