Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Марат Яруллин белән башкарган яңа «Үбим әле» җырыннан өзек куйды.
«Үбим әле,
Үрелмә син.
Үбим әле,
Үрелмә син», – дип җырлый алар, бер-берсенә сыенып.
Комментарийларда халык кабат Марат, Ильмира, Руслан – мәхәббәт өчпочмагы турында язган. Алар үзара бәхәскә кергән.
– И Аллам. Ильмира кемне кемгә алыштырдың син. Синең яшең бара бит инде, 2 бала әнисе, азрак җитди булырга кирәк, урам балалары кебек түгел. Руслан белән тиңләрлек кеше түгел инде.
– Алып кит инде ул Русланны үзеңә, алып кит!
– Русланның кем икәнен беләсезме соң? Кем соң ул шулхәтле, бер адәм, бәләкәй малай кебек елап утыра камерага. Руслан кешеме соң ул, балаларга ярдәм итми түгелме соң?!
– Монда ярдәм итү турында сүз бармый. Ильмираның үзен тотышы турында сүз бара, тамашачысы – мәктәп балалары.
– Үз балалары Русланга кирәкмәгәч, андый ир нәрсәгә кирәк? Статус өченме? Марат белән Ильмира бик килешеп тора, тапканнар үзләрен. Монда бәхет теләргә, ә үткәнне искә алырга кирәкми.
– Нинди бәхет? Ильмира тамашачыларга «безнең арада берни дә юк» дип ышандырды.
– Нигә ул меңләгән кешегә хисләрен ачып ташларга тиеш? Шәхси тормышы...
– Бергә җырлагач, бергә булырга тиешмени соң алар? Бу бит – дуэт, пиар!. Уразова белән Элвин Грей җырлап йөрделәр. «Мы будем с тобой, иншаллаһ», – дип. Бу – бары тик аларны эшләре. Ильмира, кызым, бик матур, молодец. Кешедә кешенең эше юк, ошамаса, карамагыз.
– Күп артистлар дуэт яздыра, Ильмира гына түгел. Фирдүсне сәхнәгә менеп кочаклап, ирененнән үбеп төшеп китәләр.
Ильмира молодец! Берүзе алып бара тормышны, көчле рухлы кеше. Шулай, бары алга! – дип тәмамланган диалог.«Кайчан туй?» – дип сорап куйган бәхет теләүче берәү.
Свежие комментарии