На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

Генераль прокуратура Равил Гайнетдиннән күпхатынлылык турында фәтвәне юкка чыгаруны сорый

Генераль прокуратура күпхатынлылык турында фәтвә чыгарган өчен Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә кисәтү чыгарды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы 17 декабрьдә күпхатынлылык проблемалары турында дип аталган карар чыгара. Прокуратура кисәтүендә бу карарның Россия кануннарына һәм дәүләт гаилә сәясәтенә туры килмәве турында әйтелгән.

Генераль прокуратура Диния нәзарәте рәисенә закон бозган карарны юкка чыгару кирәклеге турында белдергән.

Генераль прокуратура белдерүченә, РФ Гаилә кодексы буенча никахта булган кешеләргә яңа гаилә корырга ярамый. Дин оешмаларының карарлары Россия законнарына каршы килмәскә тиешлеге әйтелгән.

Диния нәзарәтенең күпхатынлылык турында фәтвә кабул итүе турында Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов РИА Новостига белдергән иде. Анда Россия мөселманнарына дүрт хатын алу рөхсәт ителгәне әйтелә. Бер шарт – ир барысына карата да гадел булырга тиеш. Бу зур гауга китереп чыгарды, депутат Виталий Милонов фәтвәне Россия законнарын бозу дип атады.

Илдар Аляутдинов

Фото: ©

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх