На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Махсус хәрби операциядә 20 яшьлек көрәшче Рафаэль Хәсәншин һәлак булган

Махсус хәрби операциядә Татарстан көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин һәлак булган. Ул – Әлмәт егете.

Кайгылы хәбәрне «Шәһри Казан» газетасына Әлмәт көрәш федерациясеннән Рузил Ганиев хәбәр иткән.

Рафаэль Хәсәншин Әлмәт районы Габдрахман авылында 2003 елның 7 ноябрендә туган. Яшьтән үк көрәш белән шөгыльләнгән.

Яшьләр арасында Татарстанның Беренче Президенты Кубогын откан, Татарстан, Россия чемпионы булып танылган, Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйгедә дә призер була. Лаеш районына күчеп, эшкә урнаша, лаешлылар өчен дә чыгыш ясый. «Бик сәләтле егет иде», – ди Рузил Ганиев.

Батыр егет, көрәшче егет Рафаэль Хәсәншинның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз.

Социаль челтәрләрдә Рафаэльнең 4 сентябрьдә һәлак булуын хәбәр итәләр.

Март аенда махсус хәрби операциядә Балтач көрәшчесе, хөкемдар Илдар Зарипов һәлак булган иде.

Февраль аенда «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган көрәш турнирында җырчы Ильвинаның «Кайт, балам» җырына клипта махсус операциядәге көрәшчеләрнең исемлеге бирелде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх