На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Марат белән Ильмира бәхетле булсын» - Марат Яруллин өйләнә?

Татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин үзенең «буйдак» статусын югалтырга әзер икәнлеген белдергән.

«Мин быел үземнең төп статусым белән аерылышырга әзер», - дип, үзенең «Буйдак» дип исемләнгән яңа концерт программасын карарга чакыра тамашачысын Марат. Җырчы сүзләренчә, концертка килгән бөтен кызларның да аның кәләше булу мөмкинлеге бар.

Марат быелгы тамашаларда гаҗәпләнерлек әйберләр күп булачагын да хәбәр итә.

Язылучылары гына һаман шул бер көйне көйли - шәхси тормышын бер дә күрсәтмәүче Маратны әле дә Ильмира Нәгыймова белән кавыштыра.

«Кемнеңдер туе булачак. Кем белән икәнлеген дә беләм»;

«Нәгыймова белән инде»;

«Ура, Марат белән Ильмира бәхетле булсын. Алар өчен шатмын»;

«Ниһаять, алар Нәгыймова белән өйләнешәчәкләр»

«Чынлап? Марат өйләнергә җыенамы?» - дип, ду килеп өйләнештереп куйганнар Марат белән Ильмираны комментарийларда.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Марат белән Ильмира Нәгыймова бергәме, әллә инде бу күзгә төтен җибәрүме?

 

Ссылка на первоисточник
наверх